World News in Tatar

Казан халкын Нәүрүзгә багышланган бәйрәм концертларына чакыралар

Казанның мәдәният учреждениеләрендә язгы яңарыш һәм дуслык бәйрәме булган Нәүрүзгә багышланган концертлар үткәрелә. Чараларга теләге булган һәр кеше килә ала, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Бу уңайдан шимбә көнне, 21 мартта, С.Сәетгалиев исемендәге мәдәният йортында «Нәүрүз» дип аталган концерт программасы тәкъдим ителә. Тамашачы өчен «Гөлләр» татар халык җыр һәм музыка ансамбле чыгыш ясаячак. Чара 13:00 сәгатьтә башлана.

23 мартта Нагорный торак массивындагы мәдәният йортында «Нәүрүз бәйрәме!» дип аталган концерт оештырыла. Чара кунакларын Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтүче халыкларның милли үзенчәлеген һәм кунакчыллыгын чагылдырган бай бәйрәм программасы көтә. Тамаша 18:00 сәгатьтә башлана.

Сишәмбе көнне, 24 мартта, казанлыларны Константиновка торак массивында урнашкан мәдәният йортына «Хуш киләсең, Нәүрүз» чарасына чакыралар. Концерт сәгать 18:00 дә башлана, дип хәбәр итә Совет районы администрациясе матбугат хезмәте.

Читайте на сайте