Синоптиклар Татарстан халкын якындагы тәүлектә томан булуы турында кисәтте
19 мартта төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Җәяүлеләргә урамнарда һәм юллар аша чыкканда игътибарлы булырга, мөмкин кадәр җир өсте яки җир асты җәяүлеләр кичүләрен генә кулланырга кирәк, дип искәртәләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.