World News in Tatar

Марат Гатин: Россия һәм ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләр үсешендә алга китеш күрәбез

Соңгы 30 елда Россия һәм ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләр үсешендә зур алга китеш күзәтелә. Татарстан Рәисе ярдәмчесе Марат Гатин «Татар-информ» агентлыгының баш мөхәррире Ринат Билаловка «12 кат» проектында биргән интервьюсында шулай дип белдерде.

«Узган гасыр ахыры белән чагыштырганда, без Россия һәм ислам дөньясы арасындагы мөнәсәбәтләрдә гаять зур алга китеш күрәбез, үз позицияләребезне торгызабыз. Татарстанга тиешле бәя бирергә кирәк. Республика - ислам дөньясында Россиянең йөзе», - дип белдерде ул.

Аның сүзләренчә, бу үсешкә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме зур өлеш кертте.

Читайте на сайте