Татарстан Рәисенә Кытайда 80 телне аңлый торган колакчын-тәрҗемәче бүләк иттеләр
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка дөньяның 80 телен аңларга мөмкинлек бирә торган җайланма бүләк иттеләр. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова Max платформасындагы рәсми каналында хәбәр итте.
«Яңа колакчын-тәрҗемәчене аңа бүген Кытайда iFlytek компаниясендә бүләк иттеләр. Ни генә дисәң дә, хәзер уртак тел табу күпкә җиңеләйде», - диелә хәбәрдә.