Рөстәм Миңнеханов Нәүрүз бәйрәменә багышланган чаралар уздыруда ярдәм күрсәтергә кушты
Татарстан муниципалитетлары җитәкчеләренә Нәүрүз бәйрәменә багышланган чараларны уздыруда ярдәм итәргә кирәк. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә шулай дип белдерде.
«Бүген, язгы көн белән төн тигезләшкән көнне, җирнең, табигатьнең уянуын, яз җитүен символлаштырган Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Ул ЮНЕСКОның матди булмаган мәдәни мирасы исемлегенә кертелгән. Идел буе халыклары арасында бәйрәмне элек-электән татарлар һәм башкортлар билгеләп үткән. Аны бәйрәм итүнең күп гасырлык традицияләре Үзәк Азия, Иран халыкларына хас, республикада аларның вәкилләре дә яши», – дип искәртте ТР Рәисе.
«Әлбәттә, һәркемне Нәүрүз белән котлыйбыз. Республиканың барлык районнарында, шәһәрләрендә төрле чаралар каралган. Муниципаль районнар, шәһәр округлары башлыкларына аларны үткәрүдә ярдәм күрсәтергә, хокук саклау органнары белән бергәләп иминлек чараларын тәэмин итәргә кирәк», – дигән күрсәтмә бирде Рөстәм Миңнеханов.
«Урта Азиядә, Азәрбайҗанда әлеге бәйрәм бик матур уза. Бер тапкыр Төрекмәнстанда Нәүрүз бәйрәмендә булдым. Ул миндә онытылмаслык тәэсирләр калдырды», - дип өстәде Татарстан Рәисе.