World News in Tatar

Чистайда театр фестивале башлана

Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы масштаблы мәдәни проект — «Тормыш пьеса кебек - Гаяз Исхакый» дип аталган театр фестивален башлап җибәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фестиваль Татарстан Республикасының профессиональ һәм һәвәскәр театр коллективларын берләштерә.

Фестиваль программасында түбәндәге чаралар каралган:

. язучының кече ватанында – Яуширмә авылында (анда Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик комплексы урнашкан) фәнни-гамәли укулар. Фестивальдә катнашучылар һәм кунаклар язучының әтисе - Гыйләҗетдин мулла йорты һәм аның шәхси әйберләре белән таныша алачак.

. Чистай шәһәренең иҗат мәйданчыкларында театр коллективлары чыгышлары.

Читайте на сайте