World News in Tatar

Ульяновск өлкәсендәге Яңа Тимерчән мәктәбендә Батырлык дәресе узган

Ульяновск өлкәсендәге Зур Нагаткино урта мәктәбенең Яңа Тимерчән корпусында Батырлык дәресе узган. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә.

Мәктәп укучылары белән очрашуга Ватан сакчылары Р.Ш.Латыйпов, Н.Н.Левендеев, Г.П.Ермилов, С.В.Петрянкин, М.К.Саяпов һәм шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре килгән. Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләре һәм махсус хәрби операция геройлары кораллы көчләрдә хезмәт итүгә бәйле истәлекләре белән бүлешкән һәм күп сынаулар аша узулары, җиңү шатлыгын кичерүләре турында сөйләгән. Хәзерге заман пилотсыз очкычлары хакында бәян итүләре балаларда аеруча зур кызыксыну уяткан.

Малайлар һәм кызлар кунакларны игътибар белән тыңлаганнан соң, сораулар бирә һәм геройлардан төпле киңәшләр ишетә: авырлыклардан беркайчан да курыкмаска, яхшы укырга, Ватаныбызны яратырга, Туган илебезне саклаучылар һәм яклаучыларны бервакытта да онытмаска.

Истәлекле очрашу махсус хәрби операция сугышчыларының әниләренә истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте