Азнакайда Нәүрүз бәйрәме узды
Халык язны да, бәйрәмнәрне дә, ярминкәләрне дә сагынган. Бу көнне язгы ярминкә дә гөрләде, дип хәбәр итә «Азнакай» сайты.
Нәүрүз бәйрәмен көн белән төн тигезләшкән көнне бәйрәм итәләр. Нигездә бу көнне кышны озатып язны каршы алалар. Ул бөтен халыкларның дуслыгын, бердәмлеген дә күрсәтә.
Азнакайның мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән театраль тамашада боларның барысы да чагылыш тапты. Төрле милләт халыкларын берләштергән Азнакай халкының дуслыгын да; Кыш бабайны озатып, гүзәл Нәүрүзбикәне каршы алуны да күрсәттеләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов азнакайлыларны һәм килгән кунакларны тәбрикләп, бәйрәмнәребезнең мөбарәк, ил-көннәребезнең имин, тыныч булуын, табыннарыбызның түгәрәк, мул булуын, Ватан сагында торучы ир-егетләребезнең исән-имин кайтуларын теләде, диелә хәбәрдә.