World News in Tatar

Сарманда «Тере классика» конкурсының район этабы узды

19 март көнне Сарман районының «Петровка урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында Бөтенроссия «Тере классика» яшь укучылар конкурсының район этабы узды. Бу хакта «Сарман» сайты хәбәр итә.

Бу – балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны пропагандалауга, аларның укучы даирәсен киңәйтүгә һәм талантларны хуплауга юнәлдерелгән зур масштаблы проект. Чара кунакларын хуҗалар бик җылы каршы алдылар. Ишек төбеннән үк дуслык атмосферасы сизелде. Монда классика һәм заманча проза, сугыш турында тәэсирләндергеч хикәяләр һәм яшүсмерләр тормышыннан көлкеле вакыйгалар яңгырады. Катнашучыларның һәркайсы текстны сөйләп кенә бирмичә, тыңлаучыга үз тарихын җиткерергә, күңелнең иң нечкә кылларына кагылырга тырышты.

Быел районны региональ этапта тәкъдим итү хокукы өчен 14 катнашучы көрәште. Аларның барысы да – февраль аенда районның белем бирү учреждениеләрендә узган мәктәп турлары җиңүчеләре. Балаларга катлаулы сынау үтәргә туры килде: рус яки чит ил язучыларының мәктәп программасына керми торган прозаик әсәреннән өзекне яттан сөйләргә.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, күп кенә конкурсантлар сәхнәдә тарихларны укып кына түгел, ә аларны яшәп кичерделәр.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча жюри урыннарны түбәндәгечә бүлде:

I урын – «Сарман гимназиясе»ннән Шәйхетдинов Әмир һәм Ислам, А.Фадеевның «Яшь гвардия» (Олег Кошевой монологы «Әни куллары») өзеге.

Читайте на сайте