World News in Tatar

Татарстан башкаласында чираттагы температура рекорды яңартылды

Бүген, 23 мартта, Казанда 19 ел элек булган температура рекорды яңартылды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

«Казан» метеостанциясендә термометр баганалары +10,0 градуска кадәр күтәрелде.

23 март өчен ТР башкаласында һава температурасының алдагы абсолют максимумнары 2014 елда «Казан» метеостанциясендә, 2007 елда «Казан-Сокол» авиация метеостанциясендә теркәлгән. Ул вакытта алар +9,2 һәм +10,0 градус тәшкил иткән.

10, 13, 14, 15, 16, 17 һәм 18 март көннәрендә дә Казанда температура рекордлары яңартылган иде.

Читайте на сайте