World News in Tatar

Казан – Аэропорт маршрутында өч көнгә өстәмә электричкалар билгеләнә

26, 27 һәм 29 мартта «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә булачак концертлар уңаеннан Казан – Аэропорт – Казан маршрутында өстәмә поездлар билгеләнәчәк. Бу хакта «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

7602нче номерлы электричка Казаннан 18.09 сәгатьтә кузгала һәм 18.40 сәгатьтә Аэропорт станциясенә килеп җитә. 7603нче номерлы өстәмә поезд Аэропорт станциясеннән 21.42 сәгатьтә китәчәк һәм 22.10 сәгатьтә Казанда булачак.

Шәһәр яны поездлары тукталышларсыз хәрәкәт итәчәк, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.

Читайте на сайте