Федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе сентябрьдән логистика ничек үзгәрүен аңлатты
Россия һава, автомобиль һәм тимер юл транспортында логистик чылбырларда катнашучыларның барысы да диярлек быелның 1 сентябреннән электрон транспорт документларына күчәргә тиеш. Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы Гөлфия Каюмова шул хакта сөйләде.
«Узган елның җәендә йөк ташу өчен кайбер документларны мәҗбүри куллануны күздә тоткан федераль закон кабул ителде. Ул тимер юл, һава һәм автомобиль транспортына кагыла», - дип белдерде Каюмова.
Аның сүзләренчә, электрон документ әйләнешенә күчү процесста катнашучыларның барысына да (йөк җибәрүче, ташучы һәм кабул итүче) кагылачак.