World News in Tatar

Татарстан китап нәшрияты нон-фикшн жанрында язылган беренче китапны чыгарды

Татарстан китап нәшрияты нон-фикшн жанрындагы «Уй + Гамәл = Язмыш» исемле беренче китапны чыгарды. Басма татар телендә чыкты һәм «Үз юлым» сериясендә беренчесе булды.

Китап авторы – «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева. Ул уңышка ирешү өчен авырлыклар аша үтәргә туры килгән хатын-кызларның язмышларын җыйган. Мондый китап чыгару идеясе белән Татарстан китап нәшрияты җитәкчесе Рөстәм Галиуллин чыккан иде.

«Без еш кына татар телендә мотивация бирүче әдәбият бик аз булуы турында фикер алыша идек. Мин, һичшиксез, мотивация бирә торган классика турында әйтмим. Нәкъ менә психологик, заманча мотивацияләүче әдәбият юк», – дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Алсу Исмәгыйлева.

Журналист буларак аңа күп хатын-кызлар тарихлары билгеле, һәм китапта ул хатын-кызлар уза торган трансформацияләр турында сөйли.

«Күпләр тормышта ниндидер уңай үзгәрешләр башлану өчен ниндидер зур вакыйга булырга тиеш дип уйлый, әмма чынлыкта барлык уңай үзгәрешләр бер кечкенә фикер белән башлана», – дип саный Алсу Исмәгыйлева.

19 татар хатын-кызының тарихы мисалында автор мондый кечкенә фикернең тормышта тамырдан үзгәрешләр китереп чыгаруын күрсәтә. Алар – Татарстанның төрле районнарында, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә (Башкортстан, Пермь крае һ.б.) яшәүче хатын-кызлар.

«Барлык 19 тарих та күз яшьләре белән язылды», - ди автор.

  • Алсу Исмәгыйлева өчен бу - Татарстан китап нәшрияты белән беренче эш тәҗрибәсе, «Уй + Гамәл = Язмыш» – аның беренче китабы. «Үз юлым» сериясендәге алдагы китаплар инде башка авторлар һәм бөтенләй башка темаларга язылачак. Әлеге басманың тиражы 5 мең данә тәшкил итә.

Читайте на сайте