World News in Tatar

Татарстанда боздан яр буенча чыга алмаган балыкчыларны коткарганнар

Татарстанда боздан яр буенча чыга алмаган балыкчыларны коткарганнар.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, дүрт ир-ат Кама Тамагы районында боз астыннан балык тотарга киткән. Кире кайтырга вакыт җиткәч, алар боз өстенә су җыелуын һәм ярга кадәр барып җитә алмаячакларын аңлаган.

Ашыгыч хезмәтләргә шалтыратканнан соң ярдәмгә коткаручылар килгән, алар һава мендәрендәге судно ярдәмендә балыкчыларны яр буена алып чыккан һәм полициягә тапшырган.

«Алга таба Тәтеш районы административ комиссиясе аларны юка бозга чыккан өчен административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул итәчәк. Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез: язгы бозга чыкмагыз! Бу тормыш өчен куркыныч булырга мөмкин!» - дип кисәтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы ТР буенча Баш идарәсенең Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәгенең Кама Тамагы инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев.

Читайте на сайте