World News in Tatar

Суд Рамил Муллинны июньгә кадәр сак астында калдырды

Яр Чаллы шәһәр суды Түбән Каманың элеккеге башлыгы Рамил Муллинның кулга алынуын озайтты. Ул СИЗОда ким дигәндә 3 июньгә кадәр булачак. Бу хакта судның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Гаепләнүче Муллин Рамил Хамзовичка тикшерү үтенече суд тарафыннан канәгатьләндерелде, сак астында тоту вакыты 2026 елның 03 июненә кадәр озайтылды. Карар законлы көченә кермәде», - диелә хәбәрдә.

Исегезгә төшерәбез, Рамил Муллинны Түбән Камага махсус операцияга контрактчылар җыярга ярдәм иткән рекрутерларга түләүләр белән махинацияләрдә гаеплиләр. Тикшерү башланганда урланган сумма, тикшерүчеләр версиясе буенча, 30 млн сум тәшкил иткән.

Читайте на сайте