Татарстан студентлары MAX аша электричкаларда ташламалы йөрү хокукын раслый ала
Татарстанда студентлар MAX аша шәһәр яны поездларында ташламалы йөрү хокукын раслый ала. Хәзер бу хезмәттән Казан-1 станциясендә шәһәр яны кассасында билетлар сатып алганда файдаланырга мөмкин, дип хәбәр итә «Содружество» компаниясе матбугат хезмәте.
«Киләчәктә бу хезмәтне башка станцияләрдә дә һәм шәһәр яны поездларында да кертү планлаштырыла», - диелә хәбәрдә.
Ташламага хокукны раслау өчен MAX мессенджеры профилендәге «Цифрлы ID» бүлегендә урнашкан QR-код күрсәтергә кирәк. Кассир аны сканерлаганнан соң, система автомат рәвештә пассажирның укучылар реестрында булу-булмавын тикшерәчәк.
Шәхси мәгълүматлар шул ук вакытта саклана: QR-кодны сканерлаганда кассир пассажирның ташламалы йөрү хокукы турындагы мәгълүматны гына күрә, дип ачыклык керттеләр матбугат хезмәтендә.