World News in Tatar

Динә Газалиеваның Tatarstan Today проекты Россиянең «Алтын каләм» премиясе лауреаты булды

Телевидение алып баручысы Динә Газалиева һәм «Tatarstan Today. Открытый миру» медиапроекты командасы Россиянең «Алтын каләм» премиясе лауреатлары булды. Юбилей, 30 нчы бүләкләү тантанасы Мәскәүдә Россия Армиясе йортында узды.

Татарстан командасы «Һөнәри осталык өчен» номинациясендә җиңү яулады. Проект һәм аның авторы милли мәнфәгатьләрне үстерүгә һәм төбәкнең уңай имиджын формалаштыруга керткән өлеше өчен жюри тарафыннан билгеләп үтелде.

Динә Газалиевага бүләкне сенатор һәм ТВЦ телеканалында «Постскриптум» тапшыруын алып баручы Алексей Пушков тапшырды.

«Tatarstan Today. Открытый миру» медиапроекты Татарстан Республикасының чит ил партнерлары белән үзара хезмәттәшлеге темасына багышланган. Алты ел эчендә чыгарылышларда Россия һәм халыкара экспертлар, хакимият вәкилләре, сәясәт белгечләре һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашкан.

Проект Татарстанда гына түгел, аннан читтә дә киң аудитория һәм танылу алды.

  • Россиянең «Алтын каләм» премиясе 1996 елда Россия Журналистлар берлеге тарафыннан гамәлгә куелган һәм илебез журналистикасы өлкәсендә төп бүләкләрнең берсе булып санала. Аның максаты – һөнәрнең талантлы вәкилләренә ярдәм итү һәм аларны бүләкләү, шулай ук әдәби иҗатны һәм рус телен үстерү.

Читайте на сайте