Татарстан Идел буе федераль округы Олимпиадасында «Вакыт көзгесе» конкурсында катнаша
26-28 мартта Татарстан Республикасы делегациясе «IQ Идел буе федераль округы» Олимпиада ярышларында катнаша. Проект кысаларында «Вакыт көзгесе: үткәннең мирасы – киләчәк коды» медиаработлар бәйгесе уза, анда студентлар «Без 2050 елда төбәкнең киләчәген нинди итеп күз алдына китерәбез?» дигән темага видеосюжетлар әзерләгән. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә.
Татарстан командасына 28 мартта 12:00 сәгатькә кадәр видеоролик өчен тавыш биреп теләктәшлек күрсәтергә мөмкин.