Тукай районында «Нәни йолдызлар» бәйгесе узды
Тукай районының Яңа бистәсе мәдәният йортында «Нәни йолдызлар» район балалар иҗат конкурсының гала-концерты узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Анда район балалар бакчасында тәрбияләнүче сабыйлар үзләренең җыр-бию, нәфис сүз осталыкларын күрсәтте.
Сәхнә түренә концерт номерлары белән берсеннән-берсе сәләтле балалар чыкты. Алар арасыннан кемне дә булса аерып күрсәтү мөмкин дә түгел иде. Чөнки һәр чыгышта сабыйларның, остазларының тырышлыклары күренә, һәр номер үзенчәлекле булды. Кечкенә артистлар сабыйларга гына хас самимилекләре, үзләрен сәхнәдә кызык тотулары белән тамаша залында утыручыларны көлдереп тә алды, аларга елмаю һәм күтәренке кәеф тә бүләк итте.
«Нәни йолдызлар» конкурсын бик яратабыз һәм түземсезлек белән көтеп алабыз. Әзерлек эшләренә ел башында ук керешәбез. Мондый чарада беренче генә катнашуыбыз түгел, әлбәттә. Ел саен катнашучы нәни артистларыбыз да бар, беренче генә сәхнә тотучылар да булды. Ислам Ибәтуллин, Сәминә Ганиева, Иллария Арсланова, Инна Талапина, Камил Арсланов беренче тапкыр чыгыш ясады. Аңа карап сәхнәдә бер дә каушамадылар, үзләрен иркен тоттылар. «Афәрин» диясе генә кала!» – дип сөйләде Түбән Суыксу авылының «Ак каен» балалар бакчасы мөдире Эльмира Мортазина.