«Сызрань татарлары» берләшмәсе Халыклар дуслыгы елы кысаларында зур чара үткәрә
28 мартта «Сызрань татарлары» берләшмәсе Сызрань шәһәренең «Яшьләр йорты» муниципаль бюджет учреждениесе белән берлектә Халыклар дуслыгы елы кысаларында зур чара үткәрә. Бу хакта «Самар татарлары» сайты хәбәр итә.
Оештыручылар бай программа әзерләгән, анда татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм йолалары турында сөйләячәкләр.
Кунакларны тематик мәйданчыклар (милли аш-су, халык уеннары, татар теле, җырлар һәм йолалар), «Мирас» үзәгеннән татар биюләре буенча мастер-класс көтә.
«Сызрань татарлары» берләшмәсе өчен бу – теләгән һәркемне бай, матур мәдәниятебез белән таныштыру мөмкинлеге. Килегез – кызык һәм тәмле булачак, диелә хәбәрдә.