World News in Tatar

Татарстанда Kia йөртүчесе җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган яшүсмер кызны бәрдереп үтергән

Фото: ТР прокуратурасы

Казан – Шәмәрдән автоюлында чит ит маркалы машина җәяүлене бәрдереп үтергән, дип хәбәр итә ТР прокуратурасы матбугат хезмәте.

Ведомство мәгълүматына караганда, Kia Optima йөртүчесе җәяүлеләр кичүе аша чыгып барган 16 яшьлек кызны бәрдергән.

Кыз алган җәрәхәтләрдән урында ук үлгән. Процессуаль тикшерү оештырылган.

Фото: ТР прокуратурасы

Читайте на сайте