World News in Tatar

Казанда мәдәният югары уку йортларында укытучы педагоглар өчен осталык лекциясе узды

Казанда «Осталык мәдәнияте» программасы кысаларында педагоглар өчен лекция узды. Программа «Меганом» иҗади индустрияләр академиясе («Таврида.АРТ» проекты) белән РФ Мәдәният министрлыгы гамәлгә ашыра торган «Суверен Россия мәдәнияте» тәрбия чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Педагогларны укыту Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе базасында оештырылды. Бу хакта Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Программа яшь буын мәдәният эшлеклеләрен әзерләүдә төп роль башкаручы иҗади югары уку йортлары педагог-осталарын берләштерде. Катнашучыларны видеомөрәҗәгать аша Россия мәдәният министры урынбасары Сергей Першин сәламләде.

«Бүген безгә илнең иҗади элитасын тәрбияләүгә зур игътибар бирергә кирәк. Бу Россиянең конкурентлыкка сәләтлелеген һәм суверенитетын тәэмин итү өчен мөһим», - дип белдерде ул.

Фото: Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе матбугат хезмәте

Шулай ук катнашучыларга сәламләү сүзе белән Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, укыту-тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте буенча проректор Ринат Халитов мөрәҗәгать итте. Ул мондый укыту программаларының һөнәри белем бирү системасында бердәм мәдәни кыр формалаштыру өчен әһәмиятле булуын билгеләп үтте.

Программаның белем бирү өлеше «Традицион кыйммәтләр һәм бүгенге көн яшьләренең үзенчәлекләре» блогы белән башланып китте. Лекцияне Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты политология факультетының сәясәт социологиясе һәм психологиясе кафедрасы доценты Иван Палитай тәкъдим итте. Моннан тыш, педагоглар белем бирү блогында Яшьләр институтының фән буенча директоры, Гуманитар фәннәр дәүләт академия университеты доценты, психология фәннәре кандидаты Светлана Попованың «Остазлык технологияләре» дип аталган чыгышын тыңлады. Аннары педагоглар алып баручы модератор Сергей Храпченков җитәкчелегендә «Остаз булу осталыгының гамәли күнекмәләре» сессиясендә катнашты.

Фото: Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе матбугат хезмәте

«Осталык мәдәнияте» программасы Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы белән берлектә «Меганом» иҗади индустрияләр академиясе гамәлгә ашыра торган «Суверен Россия мәдәнияте» тәрбия чаралары комплексы кысаларында 2024 елдан бирле үткәрелә. Программа Россия Мәдәният министрлыгы карамагындагы иҗади югары уку йортларында гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында лекцияләр, тренинглар, төркемле биремнәр һәм фикер алышулар оештырыла.

2026 елда проект 51 югары уку йортын һәм 10 урта һөнәри белем бирү учреждениесен, ягъни Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы карамагындагы барлык мәгариф оешмаларын, шулай ук кайбер төбәк белем бирү учреждениеләрен колачлаячак.

Читайте на сайте