World News in Tatar

Көньяк Сахалин балалар бакчасында Россия милли мәдәниятләре фестивале узган

Көньяк Сахалин шәһәренең 41 номерлы «Звездочка» балалар бакчасында Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган «Россия милли мәдәниятләре фестивале» узган. Дуслык, үзара хөрмәт һәм аңлашу бәйрәме бакчада тәрбияләнүче балаларны, аларның әти-әниләрен, педагогларны һәм кунакларны берләштергән. Бу хакта Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зәкия Вәлитова хәбәр итте.

Фестивальне Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсе каршындагы иҗтимагый совет рәисе урынбасары һәм Сахалин өлкәсе татарларының төбәк милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зәкия Вәлитованың актив ярдәме белән балалар бакчасы администрациясе оештырган.

Балалар бакчасында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар тәрбиячеләре белән берлектә Россия халыкларының мәдәни байлыгын чагылдыручы иҗади номерлар әзерләгән.

Бакчада шулай ук Корея һәм татар халыклары мәдәниятенә багышланган күргәзмә оештырылган. Экспозиция бу халыкларның милли киемнәре, көнкүреш әйберләре, традицион аш-суы белән таныштырган.

Фестивальдә танылган мәдәният эшлеклеләре һәм милли оешмалар вәкилләре дә катнашкан. Алар арасында «Терем» рус ансамбле, татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Вилдан Сәитов, нивх халкы вәкиле Ниткук Елена булган.

Фестиваль Россиядә яшәүче барлык милләт кешеләрен берләштерүче дуслык һәм үзара аңлашу кебек кыйммәтләр турында искәртте. Мәдәниятләребезнең күптөрлелеге – безнең байлык, ә бердәмлек – безнең бөек Ватаныбызның алга таба чәчәк атуын тәэмин итүче төп нигез, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте