World News in Tatar

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Белоруссия белән элемтәләрне киңәйтүгә әзерлеген раслады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Премьер-министры урынбасары Виктор Каранкевич белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашу «Казан-Экспо» мәйданчыгында узды, анда бу көннәрдә «Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумы һәм аңа бәйле чаралар уза.

Яклар актуаль мәсьәләләр, шул исәптән киләчәк хезмәттәшлек, уртак проектларны гамәлгә ашыру юнәлешләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы вице-премьерына Татарстанга игътибары һәм «Энергопром»га визиты өчен рәхмәт белдерде. Ул ассызыклаганча, форум бүген энергетика өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөһим мәйданчык булып тора.

Беларусь делегацияләре гадәттәгечә «Энергопром» форумында, Татарстан нефть-газ химиясе форумында, башка мөһим чараларда катнаша.

Татарстан Рәисе шулай ук искәрткәнчә, кичә Казанда Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көненә багышланган концерт узды (2 апрельдә билгеләп үтелә).

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Беларусь Республикасы белән төрле юнәлешләр буенча хезмәттәшлеккә һәрвакыт ачык дип ышандырды.

Читайте на сайте