Татарстанда кыска вакытлы яңгыр һәм томан көтелә
Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көндез кыска вакытлы яңгыр явачак, шулай ук яшенле яңгыр да булырга мөмкин. Иртән урыны белән томан төшә.
Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан секундына 5-10 метр, көндез урыны белән тизлек секундына 14 метрга җитә.
Көндез максималь температура +10..+15 градус, урыны белән +19 градуска кадәр булачак.