Әлмәт районы махсус хәрби операция зонасына техника һәм посылкалар китерде
Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбетдинова шәһәр Советы депутатлары һәм волонтерлар штабы вәкилләре белән бергә махсус хәрби операция уздырыла торган зонага гуманитар йөк китерде һәм 430 нчы полк хәрбиләре янына барды.
Район хакимиятендә хәбәр итүләренчә, бу инде шәһәр халкы, волонтерлар, предприятие һәм оешмалар катнашында оештырылган 62 нче гуманитар конвой.
Йөк бүлекчәләрнең адреслы ихтыяҗларын исәпкә алып җыелган. Поставка составына пилотсыз очу аппаратлары, югары технологияле җиһазлар, шулай ук хәрбиләрнең туганнары һәм якыннарының исем посылкалары кергән.