World News in Tatar

Белоруссиянең Россиядәге илчесе Түбән Камадагы фаҗигагә бәйле кайгы уртаклашты

Белоруссиянең Россия Федерациясендәге илчесе Юрий Селиверстов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать юллады. Анда ул «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендәге гадәттән тыш хәлгә бәйле рәвештә кайгы уртаклашуын белдерде.

«Илчелек һәм шәхсән үз исемемнән «Түбән Кама Нефтехим» предприятиесендә янгын аркасында һәлак булганнарның гаиләләренә һәм якыннарына ярдәм һәм теләктәшлек сүзләрен, бу фаҗигадә зыян күрүчеләргә тизрәк савыгуларын җиткерүегезне сорыйм!» - дип язган илче.

Читайте на сайте