Фирдүс Тямаев машинада каен себеркесе белән «чабынган»
![Фирдүс Тямаев машинада каен себеркесе белән «чабынган»](https://intertat.tatar/images/uploads/news/2024/7/10/c193c15f72c40ca0bbc674c1b4be0a89.jpg)
Бу көннәрдә һава температурасы шулкадәр югары, һәм урамда эсселеккә чыдар әмәл юк. Ә кондиционерсыз машинада утыруны күз алдына да китереп булмый. Фирдүс Тямаев «тугызлы» машинасында утырган видеосын социаль челтәргә куйды.
Ул анда тәк кенә утырмый, ә җырлый-җырлый каен себеркесе белән чабына. Аны машинадан блогер Искәндәр Гайсин гына чыгара алган.
– Абый, нишлисең син?
– Яп ишекне, парны чыгарасың! – дип шаярта Тямай.