Җырчы Рифат Хөснияров: «Кечкенә генә авыл йортында зур амбицияләр белән яшәдек»

Очрашуга артист төркеме белән килгән иде: администраторы, диджей һәм баянчы Рүзәл Зыятдинов. Очрашуда журнал редакциясе кызлары һәм практикант кызлар, журналистлар булды. Тамашачылар – кызлар гына иде, кыскасы.

«Мин кечкенәдән матурлыкка гашыйк»

Рифат үзе тумышы белән Үзбәкстаннан икән. Туган урыныннан башлап ул тормыш һәм иҗат юлы турында сөйли башлады

Минем әби-бабайларым Азнакай районыннан. Элек шундый мода булган бит инде – алар Үзбәкстанга күченеп киткән, әни анда туган. Миңа 4 яшь булганда, без кире Азнакай районына кайттык. Минем гаилә бик сәнгатькә гашыйк. Үзбәкстанда яшәгәндә әби, бабай һәм әни, шунда яшәгән татарларны, башкортларны җыеп, татар-башкорт фольклор ансамбле оештырган. Минем әни – профессиональ музыкант һәм биюче. Мин үзем дә бии-бии яки җырлый-җырлый туганмындыр дип уйлыйм. Мин кечкенәдән сәнгать дөньясында үстем, үзем дә шул ансамбльдә биедем. Минем әни һинд киноларындагы актрисаларга охшаган. Мин кечкенәдән матурлыкка гашыйк.

Мәктәпне алтын медальгә тәмамладым, кечкенә Әгерҗе авылының беренче медалисты идем. Ике юл бар иде: медицина яки сәнгать. Минем апалар медицина өлкәсендә иде. Мин берсүзсез сәнгать юлын сайладым, чөнки мин сәнгатьтән илһам ала идем. Без кечкенә генә авыл йортында зур амбицияләр белән яшәдек. Ул вакытта «Фабрика звезд» кебек тапшырулар бара иде. Мин шуларны карап, аларга охшарга тырыша идем, – дип сөйләде ул.

«Мин – стильле җырчы»

Аннан Рифатка «фишкасы» турында сорау булды.

Мин – стильле җырчы, минем «музыкаль вкус» бик яхшы, чөнки минем база бик көчле. Мәктәптә мин 10 ел дәвамында биедем дә. Бөтен балачагым Бритни Спирс, Джастин Тимберлейк, Кристина Агилера концертларын карап үтте. Әлбәттә, мин татар җырларын тыңлый идем. Бездә Салават Зәкиевич кассеталары бар иде. Атна саен Азнакайга базарга бара идек, кассета сатыла торган урында мин бик озак басып тора идем, – диде ул.

Мәктәпне тәмамлагач, 17 яшьлек егет Казанга мәдәният институтына килә. Аннан, иҗат дип очып йөргән, «йолдыз» булырга хыялланган егетне күкләрдән җиргә төшерәләр.

Кеше булган җирдә бөтен әйбер бар: дуслык та, яманлык та. Әбием: «Кыл изгелек – көт яманлык», – дип әйтә иде. Шулай бит. 17 яшьтә мин Венера Әхәтовна Ганиева курсына укырга кердем. Бу – минем тормыштагы бик зур адым иде. Уйлап карасаң, минем әни зур шәһәрдә үскән, ә мин 10 ел Әгерҗе авылда яшәдем. Шуңа да карамастан, стиль, музыкада безнең гаилә шәһәр культурасын саклап кала алган.

Мин Казанга зур амбицияләр белән килдем. Шуны да әйтергә кирәк: хыял чынга ашы. 9 сыйныфта укыган вакытта журналда ул вакытта бик популяр җырчы Мәликә чыккан иде. Мәликә минем өчен ул вакытта татар Бритни Спирсы иде. Аның интервьюсын укыдым да, мин аның белән күрешәчәкмен, бергә җырлаячакбыз да әле, дип уйладым. Классташлар ул вакытта көлде генә.

Институтка кергән вакытта, 2 кафедра бар: берсе – Салават Зәкиевичныкы, берсе – Венера Әхәтовнаныкы, диделәр. Аларда кемнәр укый, дип кызыксындым. Венера Ганиевада укучылар арасында Мәликәне атадылар да, мин – «все». Аны сайладым. Мин 1нче курска кергәндә ул 5нче курска бара иде. «Первокурсник» көнендә җырлаганда аның да миңа карата «химиясе» булган иде. Аңлыйбыз инде: сәнгать кешесе буларак. Шуннан без аның белән дуслашып киттек.

Шул эмоцияләр, «ал күзлекләр» белән институтка кердем. Беренче курстан ук мин акча эшли башладым. Эшләр бик әйбәт китте, банкетлар, чараларда чыгыш ясадым. Аннан соң, мин үзем белән эшләгән кешене дә алга этәрергә тырыша идем, башкаларга да ярдәм итә идем. Икенче як килеп чыкты. Минем белән бергә эшләп йөргән хезмәттәшләр, мин ярдәм иткән кешеләр минем артта сүз йөртә, «чәйниләр» икән. (Бу – Мәликә турында түгел, без аның белән әле дә бик әйбәт дуслар). Психологик яктан бу авыр булды.

Күпмедер вакыттан мин мондый сүзләрдән туеп, арып, үземә ял кирәк, дидем. Мәктәп ачтым һәм укыта башладым, миңа ул вакытта 25 яшь тирәсе булгандыр. 4 еллап мин укыттым гына, балалар белән эшләдем. Миңа чистарынырга кирәк иде. Яшерен-батырын түгел, эстрадада бергә эшләгән кешеләр арасында да «чәйнәүчеләр» бар. Монда Лилия Муллагалиева керми. Ул миңа: «Рифат, сиңа җырларга кирәк, синең кебек җырчы юк», – ди иде. Берничә ел шулай әйтеп килде. Бераздан безнең дуэт та чыкты.

Бер дәрестә, укучыма «син – сәхнәнең хуҗасы булырга тиеш» дип аңлатканда, микрофонны кулыма алдым. Шул вакытта бер могҗиза булды, мин үземне сәхнәдә дип сиздем. Шул мизгелдә, миңа кире кайтырга кирәк, дидем. Мин сәхнәне, тамашачыны сагындым, шуннан кире сәхнәгә кайтырга булдым, – диде җырчы.

«Җырда «берни тормый кавышырга кабат» дип җырланса да, алай түгел»

Хәзер Рифат 24 ноябрьдә булачак концертына әзерләнеп йөри. Дискотека форматында узачак, ди.

Нык әзерләнәбез. Кунаклар була. Венера Ганиева, Лилия Муллагалиева, Альбина Апанаева, Мурат Гайсин, Дилә Нигъмәтуллина була, дип өметләнәм. Рәфинә Ганиуллина һәм Рәзил Камалов чакырулы. Хәзер мин үземнең концертлар белән гастрольләргә чыгарга әзерләнәм. Яз көне бер концерт куям, анысы утырып карый торган була. Җырлар күп тупланды бу җәйдә, үзем дә яза башладым. Ныклап җыр карьерасын тормышка ашырам. Мин әле чаралар да алып барам. «ТНВ» каналында «Җыр тарихы» дигән рубрика алып барам. Җырлау, алып бару һәм укытуны алга таба дәвам итәчәкмен. Киләчәк дигәндә, йорт төзү хыялы бар, гаилә, балалар, әлбәттә, – диде.

Аннан ул «Кавышырга кабат» дигән җырына төшерелгән клибын күрсәтте. Клип Санкт-Петербургта төшерелгән. «Эт салкыны иде», – дип искә алды Рифат.

Питерга барып кайту күптәнге хыялым иде. Бу – автобиографик җыр. Былтыр гыйнвар аенда бер хәл булды. Казанга килгәч булган беренче мәхәббәтемне очраттым. Аның язмышлар төзелгән – кияүдә, балалары бар. Очрашкан саен шундый якын аралашабыз, бер-беребезгә хөрмәт белән карыйбыз. Шул очрашудан соң хисләрне, эмоцияләрне чыгарырга кирәк иде.

Бу җыр искә төште дә, Питерга барырга кирәк, дип уйладым. Клипны төшергәндә эт салкыны иде анда. Башта киенеп, ясанып, бер кат чалбардан чыктым да – каттым. Икенче көнне булган бөтен киемне кидем: эчтән пижама, берничә кат футболка, өстән куртка. Шулай төшердек. Җырда «берни тормый кавышырга кабат» дип җырланса да, алай түгел. Бу – зур вокаль җыр түгел, тик анда – шундый тирәнлек, – дип аңлатты клибын.

«Кыйммәтләр ягыннан караганда, мин – тугры кеше»

Аннан инде аралашу сорау – җавап форматына күчте. Практикант кызлар да сорауларын бирде.

Сезне кайсы җыр танытты, иң популяр җырыгыз кайсы?

Иң популяр җыр бүгенге көндә «Син, син» җыры. Авторы – Мурат Гайсин, Зөлфия Шакирова сүзләре. Мин «Бөрлегәнем» җырына каверны чыгарган идем, ул әйбәт киткән иде.

Татар эстрадасыннан кемнәрне тыңларга яратасыз?

Зәйнәб Фәрхетдинованың тавышын бик яратам, ул якташ та. Венера Әхәтовнаның опера башкарганын яратам, Салават Зәкиевичны тыңлыйм. Классиканы яратам, Илһам Шакировны. Гүзәл Уразованы тыңларга яратам, минем өчен ул – вокал ягыннан профессионал.

Фанаткалар белән роман булганы бармы?

Фанаткалар белән роман булганы бар, әйе. Ул – бер көнлек кенә романнар түгел. Кайсы белән 2-3 ел йөргәнебез бар. Без алар белән концертта таныша идек. Күбесе минем сәхнә образына гашыйк була. Бәлки, мин тормышта бераз икенче төрледер. Мин үзем төрле, көн дә башка була алам. Кыйммәтләр ягыннан караганда, мин – тугры кеше. Яратам икән – бөтенләем белән яратам. Шуңа кайчагында гашыйк булырга куркып та торам, чөнки гашыйк булам икән – бетте.

Киләчәктә кем белән дуэт башкарырга җыенасыз?

Планнар бар, әйе. Мәликә белән яңа дуэт эшлисе килә. Әлегә сөйләшәбез. Минем язылган җыр бар.

Үзегезгә псевдоним алу турында уйлаганыгыз булдымы?

– Булган иде, әйе. 2007 елларда «Барс Медиа»да эшләгәндә, алар миңа уйлаган иде. «Рифат» кына варианты бар иде. Ул вакытта Рифат Зарипов юк иде әле, мин – беренче Рифат. «РифатЯр» дигән псевдоним бар иде. Уйлап карарга әле бу турыда киләчәктә.

Шуның белән очрашуның төп өлеше тәмамланды, соңыннан Рифат тагын берничә соравыма җавап бирде.

«Мәликә – минем өчен илһам бирүче җырчы»

Рифат, популярлык ягыннан үзегезне нинди дәрәҗәгә җиттегез дип саныйсыз?

Популярлык әле уртачаракка җитеп бара. Супер популяр түгел, чөнки мин өзелеп алдым. Таный башлаучы кешеләр бар, шөкер.

Бу – беренче концерт булачакмы?

Концертлар куйган бар, Лилия Муллагалиева белән 2 ел элек «Пирамида»да куйган идек.

«Барс-Медиа» белән хәзер эшлисезме?

Юк, хәзер эшләмим, бары тик түләүле ротацияләр бар.

Хәзер Казанда яшисез, сезнең кебек бик актив шәхесләр гадәттә Мәскәүгә омтыла.

Мин Мәскәүдә яшәп алдым. Бер проектта катнаштым. Лина Арифуллина мюзиклында уйнаган идем. Ул шәһәр минем өчен авыррак булды. Казанга кайту – әни янына кайту кебек булды. Элек андый амбицияләр бар иде, хәзер инде мин Казанда нигезләнергә булдым. Әлегә Казанда иҗатым бик әйбәт бара. Әни янына Азнакайга кайтып йөрим. Әти Үзбәкстанда калды.

Җырчылар дуэт башкарырга үзләре тәкъдим итәме, әллә беренче тәкъдим сездән буламы?

Чыгалар, күбрәк хатын-кызлар тәкъдим итә. Мине әлегә уйлыйм. Иң теләгән дуэтым Мәликә белән. Мин аны бик хөрмәт итәм, ул – минем өчен илһам бирүче җырчы. Миңа аның иҗаты маяк булды. Ул вакытта иң популяр җырлары «Әле дә сөям», «Өзмә миңа гөлләр» иде. Мин аларны яттан белә идем. Аның образы мине илһамландырды. Сәхнәдәге затлы «раскованность» мине җәлеп итте.

Татар аудиториясе бу «раскованность»ны кабул итәме?

Бик авыр. Ул вакытта аеруча авыр иде. Шул яктан да авыррак иде үземә дә, тик мин нинди бар – шундый. Тыйнаграк булып карадым, ул минем өчен кошны читлеккә утырткан кебек, чын. Мин башкача була алмыйм, мине шулай табигать яраткан. Кабул иткән кеше мине таба.

Хейтерларыгыз бармы?

Бар, аларсыз булмый.

Ниләр язалар?

Артык «матур» киенгән, артык каралган, ябышып тора торган чалбар кигән, колготки киеп чыккан, мужиклар шулай киенәме, артык бизәнгән. Бизәнү – грим салу бит инде ул. Бу сәхнә атрибуты бит инде. Кемгәдер җырым ошамый, кемгәдер Лилия Муллагалиева белән дуэтлар ошамый. Мин элек борчыла идем. Вакыт узу белән каешланасың икән. Яраткан эш булу көч бирә, барысы да онытыла.

«Сәхнә, сәхнә, мин «йолдыз» булырга тиеш, дип яшәдем»

Сез әле өйләнмәгән, нинди кешене эзлисез?

Мин Энрике Иглесиас (испан артисты – авт.) кебек 40 яшькә кадәр өйләнмичә йөрермен инде. Безнең стильләр охшаш.

Алай димәгез инде, чынга ашуы да бар.

1-2 елдан, Аллаһ теләсә, булыр, бәлки. Шундый өметтә. Сәхнә тормышын аңлаган кеше кирәк. Сәнгать кешесе чыгып китәргә, соң кайтырга мөмкин. Бергә эшләү хәерлерәк дип уйлыйм. Булсын ул синең администратор, биючең яки җырчың. Башка өлкәдән булган кеше белән мөнәсәбәтләр булганы бар, аңа авыр булды, шуңа бергә дә була алмадык.

Иҗаттан китү мөмкинлеге бармы?

Булырга мөмкин. Бераз китеп алу миңа ирек бирде. Мин элек курка идем. Сәхнә, сәхнә, мин «йолдыз» булырга тиеш, дип яшәдем. Бу да читлек. Беркемгә кирәк булмаган чак була. Менә мин яңадан кайтып барам. Ул курку хәзер юк. Мин барыбер күңелгә якын әйбер белән шөгыльләнәчәкмен. Бәлки, мин диванда газета укып ятармын, тик мин аннан ләззәт алырмын. Ләззәт алу булырга тиеш. Шуңа мин ирекле, андый курку юк хәзер.

Рәхмәт бик зур, уңышлар Сезгә!

Читайте на 123ru.net