Зәйнәб Фәрхетдинова ничек биергә белмичә генә биегәнен күрсәтте

Зәйнәб Фәрхетдинова ничек биергә белмичә генә биегәнен күрсәтте

Чечня Республикасының башкаласы Грозный шәһәрендә Сабан туенда Татарстан делегациясе составында республиканың халык җырчысы Зәйнәб Фәрхетдинова да булган. Ул Грозныйга җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдергән һәм анда төшерелгән видео белән дә уртаклашкан.

«Грозныйда мине биергә чакырдылар. Мин баш тартмадым, рәхәтләнеп биедем. Дөрес, ничек биергә икәнен белмәдем, әмма биегәндәй иттем», – дип язган ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Җырчыны сәхнәдәш дуслары хуплап, комментарийларда смайликлар калдырган.

Читайте на 123ru.net