Рамзан Кадыров кызына хиҗабын салырга кушкан теләсә кемне үтерәчәген әйтте

Рамзан Кадыров кызына хиҗабын салырга кушкан теләсә кемне үтерәчәген әйтте

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров кызына хиҗабын салырга кушкан теләсә кемне атып үтерәчәген әйтте.

«Кем минем кызыма хиҗаб салырга куша, мин аны шунда ук үтерәм. Шунда ук атып үтерәм – кем булуына карамастан. Ул – минем дошманым, ислам дошманы», – диде ул Чечня хөкүмәте утырышында.

Ул пәрәнҗәгә – бөтен битне каплап торган япмага каршы булуын әйтте. Хиҗаб – чәчләрне, колакларны, муенны каплап тора. Никаб – күзләрне ачык калдыра, пәрәнҗә бөтен битне каплый.

«Чечняга төрле диндәге күп кунаклар килә, әмма аларның киемнәре республика җитәкчелеген борчымый, «безнең кешеләрнең кием формасы борчый», – диде ул. Кадыйров әйтүенчә, чечен гаиләләрендә барлык хатын-кызлар да хиҗаблы, ул – исламда сафлык билгесе.

Президент Владимир Путин мәктәптә дини киемнәр киюгә каршы булуын даими әйтте. «Безнең культурада, традицион исламда хиҗаб юк. Нигә безгә ят традицияләрне кертергә?» – дигән иде ул 2012 елда. Мәктәптә хиҗаб киюнең бернинди яхшылыгы юк, диде ул.

2013 елда Югары суд Ставрополь мәктәпләрендә хиҗабны тыйды, 2015 елда – Мордовиядә.

Кадыров ул вакытта «хиҗаб темасын башка темаларны «күмеп калдырыр» өчен күтәрәләр» дип белдергән иде. «Башка проблемалар» дип, ул наркомания, эчкечелек, уку йортларында булгалап тора торган җенси җинаятьләрне (тәрбияче, тренер, укытучыларның балаларга җенси яктан бәйләнүе, көчләве) атаган иде.

Дагыстанда теракт булу сәбәпле, быел тагын исламча киенү темасы күтәрелде. Моны Тикшерү комитеты җитәкчесе Александр Бастрыкин һәм Дагыстан башлыгы Сергей Меликов күтәреп чыкты. Алар, никабны террорчылар кулланырга мөмкин, дигән фикерне әйтте. Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков, иминлек мәсьәләсе традицияне саклауга караганда өстенрәк, дигән фикер әйткән иде.

Читайте на 123ru.net