«40 яшьлекне уздырмыйлар». Туган көнен бәйрәм иткән хатынга коточкыч диагноз куйганнар

Саянск шәһәрендә яшәүче хатынның туган көнендә кемдер «40 яшьлек уздырмыйлар» ди. Берничә айдан аңа куркыныч диагноз куялар. Хәзер ул сирәк очрый торган яман шешне дәваларга Кытайга бара. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

2023 елның августында Иркутск өлкәсенең Саянск шәһәрендә балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Екатеринаның борынына томау төшә. Ул иммунитеты көчле булуын белә, организмын бик яхшы аңлый – шуңа күрә томау төшүгә сак карый. Шунда ук табибка китә. Аңа стандарт дәвалау – тамчылар һәм борынны юдырту билгелиләр.

Берни булышмагач, көзен ул башка табибка бар. Бу табиб та куркыныч әйбер күрми. Тагын шундый ук дәвалау билгелиләр.

Өченче табиб аллергия дип саный. Аңа аллергиядән дару бирәләр. 4 көннән тамагы да авырта башлый, шешләр чыга.

Томография ясагач, борын куышлыгында зур шеш табыла. Диагнозны Екатеринаның 21 яшьлек кызына әйтәләр. Шешне дәвалап булмавын да җиткерәләр. «Организм химия терапиясе дозасын кабул итә алса, була, булмаса – булмый», – ди табиблар.

Екатерина куркып кала, терапиядән баш тартып, күпме яшисе калса – шулкадәр яшәргә карар кыла.

«Былтыр киявем һәм кызым белән кафега 40 яшьлегемне бәйрәм итәргә бардык. Кемдер «бу көнне бәйрәм итмиләр» диде. Берничә айдан мин диагнозны белдем», – ди Екатерина.

Кызганычка, авыру бик тиз үсә. Быел июньдә шеш тавыш ярыларына кадәр җитә, хатынның тавышы танымаслык булып үзгәрә. Сөйләшүе дә бик авыр. Шешләр зурая. Екатерина 39 кило авырлыкта кала. Ул хәзер эшли дә алмый.

Хәзер ул Кытайда дәвалану мөмкинлеген өйрәнгән, Кытай белгечләре ярдәм итәргә әзер булуын әйткән.

«Минем котылу өчен бик кечкенә һәм бик кыйммәтле өметем бар», – дип яза Екатерина социаль челтәрләрдә.

5 көн эчендә 2 миллион сум чамасы акча җыеп, ул Кытайга киткән. Биредә химия терапиясе курсы башланган, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net