«Кәләше белән отпускка килде дә үлде». Яшь егет чит ил кешеләрен коткарган

23 яшьлек егет Калининградка кәләше белән бергә отпускка килә. Биредә ул чит илдән килгән ир-атны һәм аның нәни улын коткара. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

30 июль кичендә Петрозаводск шәһәрендә яшәүче 23 яшьлек Дмитрий кәләше белән Калининград өлкәсендә пляжда йөри. Шул чакта алар ярдәм сорап кычкырган тавыш ишетә. Диңгез ягыннан бала кычкыра. Дмитрий суга ташлана, кәләше сүз әйтергә дә өлгерми кала. Дмитрий суга батучы ир-ат белән аның баласын коткара, тик үзе судан чыга алмый.

Фаҗига булган көнне су коену тыела: Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы шторм турында кисәтү тараткан була. Биек дулкыннар ярга бәрә, Дмитрий да, кәләше дә су коенырга җыенмый.

Ләкин Германиядән килгән ир-ат 8-9 яшьлек баласы белән суга керә. Алар бата башлый.

«Атасы баланы тыелган вакытта су коендыра. Алар аркасында безнең Димочка һәлак булды», – ди Дмитрийның туганы.

Балага берни булмый, атасын табиблар терелтә, ә Дмитрийның мәетен судан алып чыгалар.

Дмитрий кәләше белән киләсе елга өйләнешергә җыенган булган. Ул юристлыкка укыган, бизнес белән шөгыльләнә, чәчәкләр сата торган кибетләре бар. Август башында аңа 24 яшь тулырга тиеш була, диелә хәбәрдә.

Дмитрий коткарган Германия кешеләр элемтәгә чыкмаган. Алар юкка чыккан, диелә бу хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net