Министрлык вәкилләре КФУда татарчага өйрәнә: «Җитәкче нәрсә әйткәнен төгәл аңларга телим»

Министрлык вәкилләре КФУда татарчага өйрәнә: «Җитәкче нәрсә әйткәнен төгәл аңларга телим»

Соңгы елларда полилингвизм һәм милли үзенчәлекне саклау көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Татарстан дәүләт телләрен, шул исәптән, татар телен өйрәнүгә министрлык вәкилләре, җитәкчеләрнең карашы нинди? «Интертат» хәбәрчесе КФУда министрлык вәкилләренең татар телен өйрәнүләрен күзәтеп кайтты.

Рәдиф Җамалетдинов: «Татар теле курслары дәүләтчелек нигезләрен ныгытуга һәм мәдәниятара багланышларны үстерүгә дә ярдәм итә»

Апрель ахырында Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында «Дәүләт телләре: тел компетенциясен үстерү» – белем күтәрү программасы ачылды. Бу инициатива татар телен саклауга булган омтылыш белән генә түгел, бәлки, һөнәри компетенцияне ныгытуга, тәҗрибә һәм белемнәр алмашуга да юнәлдерелгән. Татар теле курсларына төбәк структуралары, шул исәптән Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы, «Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте, «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерцияле булмаган оешмасы һәм Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре килгән.

Бу адым Татарстан җитәкчелегенең, шул исәптән, финанс министры Радик Гайзатуллин, икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм Архив эше буенча комитет җитәкчесе Гөлнара Габдрахманованың, хезмәткәрләре арасында татар телен өйрәнүне стимуллаштыруга гына түгел, ә дәүләт хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүгә һәм мәдәниятара багланышлар өлкәсендә аларның компетенцияләрен киңәйтүгә омтылышын чагылдыра.

«Интертат» хәбәрчесе белән әңгәмәдә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов программаның мөһимлеге турында искәртте:

– Мәгариф өлкәсенә инвестицияләр һәрвакыт уңыш китерә, һәм сүз икътисади файда турында гына түгел, ә дәүләттә идарә сыйфатын күтәрү турында да бара. Казан федераль университеты, мондый программаларга старт биреп, бер яктан, дәүләт хезмәткәрләренең квалификациясен үстерсә, икенче яктан, дәүләтчелек нигезләрен ныгытуга һәм мәдәниятара багланышларны үстерүгә дә ярдәм итә. Мондый инициативалар бердәм һәм күптөрле мәдәни-һөнәри мохит булдыра, анда һәркем җәмгыять һәм дәүләт үсешенә өлеш кертеп, үзен дә үстерә ала, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татар теле курслары авторы һәм координаторы Ләйлә Минһаҗева: «Татарча дөрес сөйләм, дөрес тәрҗемә, терминнарны дөрес куллану һәм җөмләдә сүз тәртибен дөрес төзергә өйрәтү күз алдында тотыла»

Министрлык һәм башка оешма вәкилләре ни өчен татар телен өйрәнергә карар кылган? Татар телен белү нәрсә бирә? Дәресләргә Татарстанның башка министрлык вәкилләре дә килерме? Шушы сорауларга белем күтәрү программасының координаторы һәм авторы – филология фәннәре докторы, татар әдәбияты кафедрасы профессоры Ләйлә Минһаҗевага җавап бирде.

– Ләйлә Ихсановна, программаның төп максаты һәм әһәмияте нәрсәдә?

– Программаның максаты – татар телендә нәтиҗәле аралашу коралы буларак кулланырга мөмкинлек биргән комплекслы тел күнекмәләрен үстерү. Программа татар телен әле яңа гына өйрәнә башлаучылар өчен дә, үз белемнәрен тирәнәйтергә омтылучылар өчен дә каралган һәм татар телле мохиткә юнәлдерелгән берничә төп үзәкне үз эченә ала.

Безнең курслар апрель уртасыннан башланды. Ул 2 ай дәвам итәчәк. Программа буенча, барлыгы 36 сәгать каралган. Онлайн һәм офлайн форматта атнасына 2 дәрес. Шуны да искәртү кирәк: тыңлаучыларыбыз офлайн дәресләрне кулай күрә, чөнки телне өйрәнү – күзгә-күз карап сөйләшкән вакытта күпкә файдалырак.

Башлангыч төркемдә дәресләрне КФУның Гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, дәреслекләр авторы Кадрия Фәтхуллова алып бара. Тел өйрәнүдә «дәвам итүчеләр» төркемендә исә, шушы ук кафедраның доценты, филология фәннәре кандидаты Фирүзә Сибгаева эшли. Фирүзә Рәмзиловна да – татар теле курсларын алып баруда күпьеллык тәҗрибәсе булган мөгаллимебез. Курсларның файдасы, нәтиҗәсе булыр дип өметләнәм.

Фирүзә Сибгаева (сул якта)

Төп проблема шунда: министрлык вәкилләренә татарча терминология белән эшләү кыен бирелә. Шуңа күрә, дәресләрдә тәрҗемә мәсьәләләренә, дөрес сөйләшү күнекмәләренә басым ясала. Алга таба камил сөйләшү, әдәби телдә аралашу юнәлешендә «үсәргә» планлаштырабыз. Курсны ачкан вакытта да без төп 3 төркем оештыруны күз алдында тоткан идек: башлап өйрәнүчеләр, телне өйрәнүне дәвам итүчеләр һәм югары дәрәҗә – камил сөйләшүгә әзерләү.

– Ничек уйлыйсыз, башка министрлык вәкилләрендә дә татар телен өйрәнүгә кызыксыну бар микән?

– Иң беренче, мөмкинлектән файдаланып, яраткан җитәкчеләребез – финанс министры Радик Рәүфович Гайзатуллинга, икътисад министры Мидхәт Рәфкатович Шаһиәхмәтовка һәм Архив эше буенча комитет җитәкчесе Гөлнара Зәкәриевна Габдрахмановага, әлеге курсларны оештыруда ярдәмнәре өчен, тирән рәхмәтләребезне белдерәбез. Башка министрлыклар белән дә эшләргә планнарыбыз бар, бу башлангычны алар да күтәреп алып, киләчәктә безнең белән хезмәттәшлек итәрләр дип өметләнәбез.

Без бүгенге шәкертләрдән бик канәгать, тырышып өйрәнәләр, өй эшләрен тиешле дәрәҗәдә үтиләр, телне өйрәнүгә җаваплы карыйлар. Гомумән, күңелләрендә телне өйрәнүгә теләк бар. Тагын шуны да искәртеп үтик, бу курсларга хезмәткәрләр үз теләкләре белән язылды.

Арада бер тыңлаучыбыз әлеге теләген бик кызык итеп аңлатты да әле: «Татар телен өйрәнергә телим, чөнки киңәшмәләрдә безнең җитәкчебез татар теленнән үрнәкләр куллана, аның нәрсә әйтергә теләгәнен төгәл аңларга телим».

Киләчәктә югары дәрәҗәдәге, ягъни, өченче төркем дәресләргә дә шәкертләр килер дип уйлыйм. Шуңа инанабыз: һәркем татар телен үстерүгә һәм саклауга, яшенә һәм һөнәренә карамастан, үз өлешен кертә ала.

– Шулай да, телне өйрәнүнең иң нәтиҗәле ысулы нинди икән?

– Телне өйрәнү өчен аралашу кирәк. Аерым сүзләрне куша-куша, без тел өйрәнәбез. Түгәрәк өстәлләр һәм аерым темаларга сөйләшүләр оештыру файдалы. Сөйләгән һәм сөйләшкән вакытта яңа сүзләр истә кала, кушымча, фигыльләрне, сүзләрне куллануга күнекмәләр формалаша. Белемле һәм телләр белгән кеше беркайчан да югалмый һәм аның белән аралашуы да рәхәт. Юкка гына «Телен белгән – милләтләр белән идарә иткән» гыйбарәсе йөрми бит халыкта, – диде Ләйлә Ихсановна.

Татар телен өйрәнүчеләр: «Урамда татарча сорау бирүчеләргә татар телендә җавап бирсәң, ул кешеләр сиңа якын итеп, үз кешесе итеп карый»

Министрлык вәкилләренең татар теле дәресендә туган телне тырышып өйрәнүләрен, татар авазларын кабатлый-кабатлый яңа сүзләр өйрәнгәннәрен, җөмлә төзергә омтылганнарын күзәтеп утырдым. Мөгаллимнәре Фирүзә Рәмзиловна да алар өчен махсус икътисад, финанс өлкәсендәге татарча терминнарны өйрәтергә дип әзерләнеп килгән. Дәреснең ахырында шәкертләрнең фикерләрен сораштым.

«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерцияле булмаган оешманың икътисад бүлеге җитәкчесе Диләрә Хисамиева 36 академик сәгатьнең уку өчен аз булуын әйтте.

– Эш барышында да татар телен еш кулланырга туры килә: бүлектәге кызлар белән татарча сөйләшәм, чөнки туган телемдә сөйләшү җиңел, рәхәт. Офлайн дәресләр күңелгә күбрәк якын. Татар теле бөтен җирдә кирәк, дип әйтә алам. Эш барышында татар телендә сорау бирүчеләр еш очрый, татарча җавап бирсәң, алар сиңа якын итеп, үз кешесе итеп карый. Барысы белән дә канәгать калдым.

Тыңлаучылар арасында укуны дәвам иттерергә теләүчеләр бар, бу – программаның шәхси үсеш өчен генә түгел, ә һөнәри үсеш өчен дә кирәклеген раслый. Программа тагын да киңәер, яңа модульләр кертелер дип өметләнәбез. Бу – белем һәм күнекмәләрне тагын да тирәнәйтергә мөмкинлек бирә», – дип уртаклашты ул.

Шул ук оешмада матбугат сәркатибе булып эшләгән Наилә Аверьянова Татарстанның төрле районнарында булырга туры килүен һәм район халкы белән татарча сөйләшүен билгеләп үтте:

– Татар эшмәкәрләре, район халкы белән дә еш хезмәттәшлек итәбез, эшлекле аралашулар уздырабыз. Алар белән татар телендә сөйләшү мөһим. Яртылаш татарча, яртылаш русча сөйләшкәнгә күрә, татарча сөйләмемне камилләштерергә дип, әлеге курсларга язылдым. Дәресләрдә укып, сүзлек запасым тулыланды. Укытучыбыз Фирүзә Рәмзиловна бик аңлаешлы алып бара, дәресләрдән уңай тәэсирләр алам. Рәхмәт сезгә! – диде ул.

Бу вакытта әңгәмәгә тел курсларының координаторы Ләйлә Ихсановна да кушылды:

– Финанс министры Радик Рәүфович татарча да, русча да бик яхшы сөйләшә. Шуңа күрә хезмәткәрләренең дә татар телендә камил сөйләшүләрен тели. Төрле җирдә төрле категория кешеләр белән аралашабыз. Татар апалары, абыйлары килгән вакытта татарча эндәшәбез икән, күңелләре күл була – мөнәсәбәтләр үзгәрә. Чөнки тел белгән – милләтләр белән идарә иткән. Үз телендә мөрәҗәгать иткән кеше әңгәмәдәшенә карата бик игътибарлы була, – дип өстәде ул.

«Туган телемне өйрәнергә дип, ашкынып килдем!»

Финанс министрлыгында бүлек җитәкчесе урынбасары Рәмис Гобәев, татар телен өйрәнеп, балаларын туган телгә өйрәтү хыялы белән яши:

– Бу курсларга туган телем – татар телен өйрәнергә ашкынып килдем. Телне өйрәнү белемнәрне камилләштерүгә генә юл ачмый. Бу – халыкның мәдәниятен, аның тарихи мирасын һәм әхлакый кыйммәтләрен өйрәнү мөмкинлеге дә. Ата-бабаларымның телен үзләштерү бик мөһим. Безнең җырларыбыз искиткеч, телебез никадәр бай һәм тәэсирле!

Курсларны бик ошаттым, ятлыйм, сүзләрне кабатлыйм, телне өйрәнергә тырышам. Кызганыч, мәктәп программасында татар телен өйрәнү өчен сәгатьләр аз булды. Шуңа да карамастан, булган белемнәрне сакларга омтылабыз. Гаиләдә, нигездә, русча сөйләшәбез, татарча өйрәнеп, балаларымны да татарча сөйләшергә өйрәтәсем килә. Балаларыбыз белән туган телдә сөйләшмибез шул, моңа үзебез гаепле. Шуңа күрә, туган телемдә иркен сөйләшергә өйрәнергә тырышам.

Тагын да яхшырак нәтиҗәгә ирешү өчен, вакыт табып, курсларга йөрүне киләчәктә дә дәвам итәсем килә, – диде ул.

«Татарстан Республикасы Төбәк лизинг компаниясе» акционерлык җәмгыятенең сату бүлеге җитәкчесе Марат Гафуров алу-сату өлкәсендә дә татар теленең кирәклеген әйтте.

– Безнең компания Татарстан Республикасы территориясендә актив эшли, һәм күп кенә клиентлар туган телдә аралашуны өстен күрә. Клиентның таләпләрен һәм теләкләрен төгәл аңлап, һәр сорауны җентекләп хәл иткәндә, татар телендә иркен сөйләшү ихтыяҗы туганын аңлыйбыз. Әлеге программа кысаларында белем күтәрү – татар телендә яңа дәрәҗәдә сөйләшү, белем һәм күнекмәләр генә булдыру түгел, ә бу телдә аралашу үзенчәлеген аңлау да бирә. Бу исә безнең эштә бик мөһим, – диде ул.

Ләйсән Салихова әлеге курсларны мәктәптә өйрәнгән татар теле дәресләренең дәвамы буларак кабул итүен әйтте.

– Татар телен мәктәптә укыганда өйрәнгән идем. Ә бу курсларда мин аны искә төшерәм, нигез булгач, камилләшү өчен юллар ачык, – диде ул.

Программа май ахырында, сөйләм компетенциясен үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл үткәрү белән тәмамланачак. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар татар теле курсларында алган белемнәрен күрсәтә һәм хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаша алачак. Уңышлы аттестация узганнан соң, тыңлаучыларга белем күтәрү турында сертификатлар тапшырылачак.

Кадрия Фәтхуллова: «Татарча сөйләшергә өйрәнергә телиләр, чөнки җитәкчеләрнең киңәшмәләрдәге чыгышларында татар теленең сөйләм үрнәкләре кулланыла»

Татар теле курсларында башлангыч төркем белән эшләүче мөгаллим, филология фәннәре кандидаты Кадрия Фәтхуллованың да фикерен белдек. «Дәвам итүче төркем»нән аермалы буларак, аңа татар булмаган башка милләт вәкилләре йөри икән:

– Шәкертләрем арасында төрле төбәкләрдән Казанга килүчеләр дә бар: Удмуртия, Марий Эл, Чувашиядән. Алар беркайчан да татар телен өйрәнмәгән. Әмма Татарстанда яшәп, эшләп, аерым сүзләрне белсәләр дә, әлегә сөйләшү авыр бирелә. Шуңа күрә алар белән әлегә гади темаларга әңгәмә корабыз.

Бер шәкертем кызын да алып килде. «Егете – татар, дәресләрне тыңлап утырса ярыймы?» – диде. Әлбәттә, рөхсәт иттем. Ул да сөйләшүләргә катнашып утыра. Гомумән әйткәндә, тыңлаучыларның дәресләргә карата мөнәсәбәте бик уңай.

Катнашалар, аралашалар, телне өйрәнергә теләкләре булу әллә каян күренеп тора, – дип фикерен йомгаклады ул.

Телне өйрәнү өчен мөмкинлекләр булдыру беркайчан да актуальлеген югалтмый

Иманым камил: курсларны оештыру, телне өйрәнү өчен мөмкинлекләр булдыру беркайчан да актуальлеген югалтмый. Ел дәверендә татар телен өйрәнергә теләк белдерүчеләр булса һәм татар теле курслары оештырылса, татар телен популярлаштыру, үстерүгә бер адым булып торыр иде. Шулай итеп, әлеге программа Татарстанда тел компетенцияләрен үстерү стратегиясенең мөһим өлешенә әверелә, татар телен үзләштерергә теләүчеләр өчен яңа мөмкинлекләр ача.

Читайте на 123ru.net