Эльмира Җәлилова Раил Садриевны гаепләүләре турында: «Ә безгә кеше булган кешеләр ошамый»

Эльмира Җәлилова Раил Садриевны гаепләүләре турында: «Ә безгә кеше булган кешеләр ошамый»

Татарстанның атказанган артисты, Буа драма театры директоры һәм сәнгать җитәкчесе Раил Садриев тоткарлану сәбәпле, шагыйрә Эльмира Җәлилова күңел әрнүе турында социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.

«Татарстанда хөрмәт иткән кешеләремнең берсе – Раил абый Садриев! Казан театрлары эшли алмаганны эшләүче шәхес: ул булганга гына Буа театр белән кайнап тора бүген! Буа сәхнәсендә чыгыш ясаган Рәсәй артистларын казанлыларның да күргәне юк! Театр фестивальләре, лабораторияләр һәм тагын әллә нинди әдәби җыеннар – болар барысы да Раил абыйның тынгысыз җаны!

Ә безгә кеше булган кешеләр ошамый… Юк кына гаебе булса/булмаса да сәләтлеләрне юкка чыгарырга кирәк безгә. Ник акчалата ялгышы булган дип таныган очракта акчалата җәза гына бирмәскә?! Татарстанның халык артистын кулга алу җегетлекме?!

«Милләт, милләт, милләт!» дип сөрән салучылар, сез кайда? Эш күрсәткән җегетләрне ник яклап/саклап яшәмисез?! Сүздә генә шул сез.

… Бу хәбәрдән соң Татарстанда таянырлык терәкләр булмавын тагын бер кат танып, инде иелгән башны тагын да ныграк түбән иясе генә кала…

Раил абый! Сез – шәхес! Сез – талант!

Ә Татарстан чын-чынлап зур тизлектә төпкә тәгәрәвен дәвам итә.

Пәрдә...» – дип язган шагыйрә һәм #уменявсе хэштегын куйган.

  • Раил Садриевка изге теләкләр: «Безнең таянычны тоеп, берүк исән-имин котылсын иде»

Читайте на 123ru.net