Журналистлар союзына бәяләмә һәм тәкъдимнәр: нигә белмибез һәм нәрсә эшләргә?
Әле күптән түгел генә Татарстан Журналистлар берлегенең ХXI съезды булды. Биредә рәис сайланды. Журналистлар проблемалар турында фикер алыштылар, булган эшләргә хисап тоттылар.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире, журналист Рәмис Латыйпов әлеге чарадан соң үзенең фикерләрен шәхси сәхифәсендә белдергән. Журналист язмасында күп төрле проблемаларга туктала: 5 елга бер уза торган съезд форматы, «Бәллүр каләм», журналистлар дәрәҗәсе һ.б. Әлеге язма күпләрне уятып җибәргән.
Журналист Илнур Фәйзрахманов болай ди: «Бәллүр каләм»нең статусын күтәрү өчен, аны бүлгәләүчеләрне алыштырырга кирәк... Жюрида гади тамашачы, укучы, тыңлаучы, эшмәкәр, матбугат үзәкләре вәкилләре дә булырга тиештер. Дистәләрчә еллар бер кешеләр утырырга тиеш түгелдер...».
«Дөресен әйткәндә, Татарстанда журналистлар берлеге барлыгын да беренче тапкыр сездән укып белгән идем. Шундый сизелми, күренми торган, мыштым гына нидер эшләп яткан берлек булып чыга. Ә Рәсәй күләмендәгесе нык аерыламы икән? Без бит кемнәндер күреп, кабатлап өйрәнгән. Димәк, башкача эшләү үрнәге юк булып чыга. Булса, тәрҗемәсенә «түбәтәй кидереп» шапылдатырлар иде бездә дә. Бәлки», – ди Альбина Гайнуллина.
Журналистлар берлеге нәрсә ул, аның нинди максат-бурычлары бар, ул берлеккә кемнәр керә ала, ул журналистларга нинди «плюс»лар бирә, дигән сораулар белән төрле яшьтәге журналистларга мөрәҗәгать иттек.
«Бу – горурлык хисе»
«Минзәлә» газетасы баш мөхәррире Илдус Шаһиев:
Журналистлар берлегендә әгъза булып тору горурлык хисе бирә. 1-2 ел элек ветераннарга ялга юллама алып, аларны ял иттердем. Син анда әгъза икән, димәк, син лаеклы, журналист, яза беләсең, хәбәр белән эшли, кешеләрне сөендерә аласың, дип уйлыйм мин үземчә. Үзеңне бер оешманың әгъзасы итеп тою яшьләргә дә горурлык хисе бирә. Берлек – ул бит материаль файда гына түгел, дип уйлыйм мин. Нәрсә бирә, дип, материаль якка гына борырга тырышмагыз. Оешма, берлек бар, димәк, бергә җыелып аралашырга мөмкинлек бар, дигән сүз. Башта активлык кирәк.
Берлек эшли бит, съездлар үткәрәләр, кем мөрәҗәгать итә, аңа булышырга, аны якларга тырышалар. Хәбәр кирәк булганда, журналист кирәк, ә журналист кирәк булгач, димәк, аның оешмасы да кирәк. Ул әллә нинди матур, зурлап сөйләп торган сүзләр түгел, ә гадәти, эшчән оешма. Биналары бар, музей, энциклопедия бар.
Син редакциядә эшлисең икән, үзең килеп сорарга тиешсең: «Абый, миңа Журналистлар берлегенә керү өчен ничә ел эшләргә кирәк, күпме тәҗрибә булырга тиеш?» – дип. Яшьләрнең үзләреннән тора дип уйлыйм.
Безнең журналистлар берлеге белән элемтә бар, барысын да белеп торабыз. Безгә хәбәр бирделәр. Редакторларның баруы кемгәдер ошамаган. Анда бит квота бар – 10 кешедән 1 кеше. Редактор бармыйча башка кеше бара алмый. Белмәүчеләрнең кеше саны җитмәгән, димәк. 1-2 кешегә дә квота биреп булмый, шуннан тора ул.
«Минем анда керергә ихтыяҗым да, теләгем дә юк»
«Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Чулпан Гарифуллина:
Әлегә үземә Журналистлар берлегенә керергә дигән ихтыяҗ күрмим. Керү теләгем юк, чөнки мин ул берлекнең, әгәр яшь журналистлар турында сүз алып барабыз икән, аларны кызыксындыра торган ниндидер мөмкинлекләре юктыр дип уйлыйм. Ул өлкәннәр өчен, аморфлы, ябык бер урын кебек минем өчен. Минем әлегә анда керергә ихтыяҗым да, теләгем дә юк. Мин анда керер өчен, белмим, нәрсә булырга тиештер.
Фото: © Рамил Гали
Мин аның уставы, бурыч-максатлары белән таныш түгел. Әгәр дә анда журналистларга ниндидер матди, хокуки яктан ярдәм итү, ял белән тәэмин итү кебек пунктлар язылган икән, алар бөтенесе үтәлергә тиеш дигән сүз. Алар моны үти икән, бик яхшы. Бәлки, мин күрмимдер үтәлгәнен, шундый файда китергәнен.
Ул бурыч-максатларына туры килерлек итеп эшли икән, мин берлектә булмаган килеш тә аны белергә һәм мин аңа кызыгып килергә тиеш. Әмма мин белмим, димәк, алар аның кадәр үк шаулап, гөрләп эшләмиләр дигән сүз. Бәлки, эшне пиардан башларга кирәктер: үзләрен күрсәтү ягыннан да, журналистларны кызыксындыру белән дә. Иң беренче чиратта, ачык мисаллар белән, үзең турында белгертергә һәм журналистларга нинди мөмкинлекләр тудыра алуыңны күрсәтергә кирәк. Мәсәлән, бер журналистка хокукый яктан, судта ярдәм иткәннәрдер.
Дөресен генә әйткәндә, бернәрсәнең дә киләчәген күзаллап булмый торган заманда яшибез. Алдарак әйтеп үткән әйберләрдән башласак, бәлки, аның киләчәге күзаллап булыр иде әле. Миңа калса, үзгәреш кичермәсә, хәзер ничек бар, шулай калачак һәм алга таба да шулай дәвам итәчәк. Моны яхшы дип тә, начар, дип тә әйтә алмыйм. Кем өчендер иллегә илледер. Татарстан күп нәрсәдә алдынгы булырга ярата, ә нишләп әле ул Журналистлар берлеге ягыннан да алдынгы булырга тиеш түгел? – ди ул.
«Журналистлар берлеген киңәшче һәм яклаучы итеп күрәсе килә»
«Ирек мәйданы» газетасы мөхәррире Раиф Усманов:
– Матбугат өлкәсендә күптән хезмәт куйсам да, бераз сузып йөргәнмен, Журналистлар берлеге сафларына узган ел гына кушылдым. Таныклык алганда берлектә матбугатыбыз тарихын туплап, саклап торуларына сокландым, бай архив тупланган, төрле чаралар уза.
Фото: © Рамил Гали
Хәзер тормыш тиз үзгәрә, бу берлекнең көндәлек эшләрдә дә активрак булуын таләп итә. Әйтик, редакцияләрнең икътисади хәле җиңел түгел. Бу юнәлештә грантлар, төрле проектларда катнашу, салымнар турында очрашулар файдалы булыр иде. Законнар да үзгәреп тора, редакцияләрне судка биргән очраклар да була, берлек белән даими хезмәттәшлек итүче хокук белгече, юрист җитми (эше редакция өчен түләүле булсын, ләкин матбугатка кагылышлы очракларны аңласын). Журналистлар өчен актуаль темаларга түгәрәк өстәлләр, белемне арттыру курслары оештыру да кызык, файдалы. Аларны онлайн-форматта да үткәреп була. Татарстанда матбугат чаралары күп, башка төбәкләрдә нәшер ителүче татар газеталары да шактый. Журналистлар өчен «Бәллүр каләм» конкурсы бар, ләкин матбугат чаралары саны белән чагыштырсак, анда номинацияләр бик аз, алар артсын, башка бәйгеләр, конкурслар, бәйрәмнәр, төрле оешмалар белән берлектә ачык грантлар конкурслары да оештырылсын иде. Журналистлар берлеген киңәшче һәм яклаучы итеп күрәсе килә. Үзебез дә Берлекнең яхшы башлангычларын хупларга һәм ярдәм итәргә әзер.
«Журналистлар берлеге турында ишеткәнем-күргәнем юк»
Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 1 курс студенты, «Ялкын» журналы белән хезмәттәшлек итүче Айгөл Фәттахова:
Журналистлар берлеге турында ишеткәнем-күргәнем юк, фәкать ниндидер чараларда, шәхесләрнең регалияләрен атаганда гына ишетәм. Мәсәлән, «фәлән фәләнов Журналистлар берлегенә керә», дип әйтәләр.
Чагыштырып караганда, мин Язучылар берлеге турында үземне мәгълүматлырак саныйм: мин ул бинаның кайда урнашканын, нәрсәләр эшләгәнен беләм. Мин әле – сезнең белән сөйләшкәндә генә Журналистлар берлегенең дә аерым бинасы барлыгын белдем. Аларның нәрсә белән шөгыльләнүен белмим, гәрчә ул өлкә миңа кызыклы булса да.
Язучылар берлеге миңа якынрак һәм таныш. Мисал өчен, олимпиада вакытында да безне экскурсион форматта шунда алып барып, ул оешманың рәисе белән аралаштырдылар. Язучылар берлеге турында гел ишетелеп тора, ә Журналистлар берлеге – юк.
Шәхсән үзем әлеге оешма белән кызыксына башласын өчен, яшьләр белән очрашулар үткәрергә, аларның нәрсә белән шөгыльләнгәннәре турында сөйләргә, аңлатырга кирәктер. Кем алар, нәрсәләр эшлиләр?
Анна соң инде күмәк чаралар оештырырга, бәлки. Ул яшьләрне кызыксындырырлык һәм җәлеп итәрлек булырга тиеш, – дип аңлатты үз фикерен.
«Анда яшьләр барлыгын күрсәм, мөгаен, мин дә кызыгыр идем»
«Ялкын» журналы журналисты Гүзәл Закирова:
Яшьләр килегез, әйдәгез, берәр нәрсә эшләгез дияргә кирәк түгел. Әгәр мин анда яшьләр булганын күрәм икән, мине, мөгаен, ул кызыктырыр иде. «Сез нәрсә тәкъдим итә аласыз», дисәләр, кызык түгел. Миңа калса, монда бөтен әйбер акчага килеп төртелергә мөмкин. Яшьләр кызыклы форматлар эшләргә теләсә, аларга ресурслар кирәк булачак. Бәлки, яшьләр журналистикасына кагылышлы аерым платформа эшләргә теләрләр яки матбугат чарасы булырга мөмкин. Ниндидер локаль чаралар. Менә шундый очракта гына тартып торып була кебек.
Ул берлек бинасында ниндидер бер коворкинг зона эшләсә, мәсәлән, тулы бер бүлмәдә эшләп утыру мөмкинлеге, шунда каһвә алу ноктасы да булса булса, шәп булыр иде. Милли китапханәдәге кебек. Журналистлар гына түгел, фриланста булган яшьләр – бөтенесе дә каядыр чыгып эшләп утыралар. Гадәттә, алар кофейняларда утыралар, кайберәүләр китапханәгә килә. Бәлки, шулай иткәндә яшьләр концентрациясе артыр иде. Әлбәттә, теләсә кем кереп эшләп утыра, дигән сүз түгел, журналистлар, – ди ул.
«Журналистлар берлеге эшчәнлеген планлы эшләр белән җанландырырга кирәк»
«Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире, Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре Резидә Юсупова:
Фото: © Резидә Йосыпованың шәхси архивыннан
Мин журналистлар съездына бармадым. Анда ниләр сөйләгәнне дә белмим. Мин җитәкләгән 30 кешене берләштергән татар матбугаты үзәгеннән беркем дә чакырылмады. Хәер, бүгенге көндә Чаллыда журналистиканың баганасы булып саналган, мәртәбәле «Челнинские известия» газетасыннан да катнашучы булмады.
Аның каравы, Илшат Әминовның «Татар-информ»га биргән интервьюсын зур кызыксыну белән укып чыктым. Ошады. Ул бүгенге көндә журналистларны чын-чынлап борчыган мәсьәләләргә тукталды. Бүген журналист һөнәр буларак зур үзгәреш кичерә. Аны ничек саклап калып, дәрәҗәсен ничек күтәреп була – үзе журналист, җәмәгать эшлеклесе буларак та фикерләре тансык, кадерле. Бу бурычларны хәл итү өчен, әлбәттә, Журналистлар союзы көчле булырга тиеш. Ул көчле, инициативалы каләм осталарын берләштерергә тиеш. Бу нисбәттән, мин хезмәттәшләремнең фикерләрен ирештерүне дә кирәк дип саныйм.
Союзга керү нинди кагыйдәләр буенча башкарыла? Элек язган материалларга, журналистика өлкәсендәге эшчәнлегенә карап өлкән журналистларның тәкъдиме, комиссия рөхсәте белән кабул итәләр иде. Союзга керү яшьләр өчен бер биеклек, максат, һөнәри үсеш баскычы булырга тиеш беренче чиратта. Безнең Чаллы бүлегенең эшчәнлеге соңгы елларда бик сүлпән. Бары тик съезд алдыннан гына ватсап төркеме булдырып җанланып алдылар. Анда да сүз взнослар җыюдан башланды. Әгәр түләмәсәгез, союздан чыгарабыз, дигәнрәк. Бу да – бәхәсле. Керү тәртибе булган шикелле, чыгу тәртибе дә үтәлергә тиеш. Аннары зур булмаган ул сумманы Журналистлар союзында торырга кызыккан теләсә кем түли ала, аның бит беренче чиратта лаек булуы, казанышлары булу шарт. Шәхсән мин, Журналистлар берлеге эшчәнлеген планлы эшләр белән җанландырырга кирәк, дип саныйм. Анда тору кызык һәм файдалы булсын. Бүгенге көндә яшьләрне бу һөнәргә тарту авыр. Беренче чиратта алар өчен таяныч булсын иде берлек. Өлкән хезмәттәшләребез бу эштән читтә калмасыннар иде дигән теләктә, – диде ул.
«Хәзер һәркем үзе турында гына уйлый торган заман»
«Акчарлак» газетасы журналисты Альбина Гайнуллина:
Мин союзда түгел. Узган ел "Бәллүр каләм" бәйгесенә материаллар тапшыргач, союзга керү шартларын да белештем. Кермәслек түгел. Аннары ничектер онытылды. Дөресен әйткәндә, нәрсә бирә соң ул миңа, дигән уй оныттыргандыр ул ниятне. Материаль әйбер турында сүз бармый. Кызыклы матбугат конференциясенә чакыралармы, союзда булган журналистлар белән төрле заманча проектлар, чаралар үткәрәләрме, башка төбәкләргә очрашуларга барганда дәшәләрме?! Минем кебек шәхси басма журналистын чакыралармы, мисал өчен. Юктыр бит. Журналистика күпме үзгәрешләр кичерә, хәзер гади генә газета да радио, телевидение кебек эшли, социаль челтәрләр аша күпме мәгълүмат тарала.
Аннан тыш блогерлар шаукымы китте. Аларга "Бәллүр каләм" тапшыргач, димәк алар белән эшләргә дә кирәктер, дип уйлыйм. Бу мәсьәләдә белем уртаклашу, филологлар, редакторлар, икътисат белгечләре, юристлар белән очрашулар эшләү никадәр файда китерер иде. Татарча контентның сыйфатын күтәрер өчен, аны яхшыртыр өчен күпме чаралар үткәрергә мөмкин. Мин үзем актив, кызыксынучан кеше, өйрәнергә яратам, "әйдә" дисәләр, чыгып чабарга әзер. Үзем дә кызыклы проектлар тәкъдим итә алам. Оештырып, эшләп бирә алам. Ләкин "мине тыңлагыз инде" дип, кемдер артыннан ялынып йөри торган чор түгел хәзер. "Мине күрмәделәр" дип, үпкәләп йөри торган вакыт та түгел. Эшлә генә. Ул яктан, шөкер, безнең редакциядә җитәкчеләребезнең заманча карашлары безнең темпераментка туры килеп тора. Идеяләребезне хуплыйлар, күтәреп алалар, заманча сулыш өрә торган яшьләребез дә бар, дөрес юнәлеш бирүче өлкәннәребез дә лояль, ачык безгә. Шуңа да карамый, барыбер, кайчагында эшне төрләндереп, үзеңне яңа өлкәдә сынап карыйсы, яңа кешеләр белән аралашасы, гадәтләнгән "зона комфорта" дигән халәттән чыгып аласы килә. Тәҗрибәле өлкәннәр белән креатив яшьләр бер чылбырда булган мохиттә кайнашып аласы килә. Әңгәмәләр корганда, хәзер инде танылган, зур язучылар, артистлар үзләренең яшь вакытларын сөйлиләр. Остазларын санап китәләр. Шул остазларының урыннарын алган хәзерге олпат шәхесләрнең күпмесе бүген яшьләргә ярдәм кулы сузарга әзер? Журналистлар союзында яшьләр күпме? Бу риторик сораулар. Җаваплары барыбызга да мәгълүм. Берлек бердәмлек сүзенә тартым, ә хәзер һәркем үзе турында гына уйлый торган заман.
«Журналистлар берлегенә керәсеңме, дип сорасалар, мин керер идем»
Казан федераль университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының 1 курс студенты Ихтыяр Кыямов:
Журналистлар берлегендә булу – ул олпат журналистлар, тәҗрибәле хезмәттәшләрнең фикерләрен, тәнкыйтьләрен ишетү мөмкинлеге һәм бер өлкәдә эшли торган кешеләр даирәсендә булып, алар белән аралашып тору яшь иҗатчылар, яшь каләм әһелләренә үсү мөмкинлеге бирә. Журналистлар берлегенә керү яки кермәү мәсьәләсендә мин берлеккә керү өстен һәм анда керергә кирәктер дип уйлыйм.
Әгәр син үзеңнең һөнәрең контекстында булып, олы журналистлар белән танышып, аларның тәҗрибәләрен алып, эшләр һәм үсәр өчен яхшы мөмкинлектер дип уйлыйм, гәрчә мин Журналистлар берлегендә булмасам, аның нинди икәнен белмәсәм дә, ул шулай күзаллана. Билгеле совет чоры бүгенге көннән бик аерылып тора. Журналистлар, Язучылар берлеге дә, ул вакытта органнар һәм идарә хакимият арасында бер күпер булса, бүгенге көндә, минемчә, андый кырыс чикләр юктыр. Шуңа күрә, Журналистлар берлегенә керәсеңме, дип сорасалар, мин керер идем дип уйлыйм, – диде Ихтыяр.
«Журналистларга берләшергә кирәк»
Журналист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Римзил Вәлиев:
Беренчедән, Журналистлар берлегенә керергә кирәкме, кирәкмиме дип, кергәч, нәрсә алам, дигән сораулар белән шикләнүче яшьләр дә бардыр. Бу – тормыштагы гади караш. Мәсәлән, Зөлфәт Хәким Язучылар союзына керми. (Зөлфәт Хәким чыннан да озак еллар берлеккә кермәде, әмма ул хәзер Язучылар берлегендә – «Интертат»). Халык язучысы, менә дигән язучы. Аны беркем дә мәҗбүр дә, тәнкыйть тә итми. Монда да шулай ук, кермәсәң дә була.
Журналистлар берлеге – ул иҗади берлек. Бездә Язучылар, Театраль хезмәткәрләр берлеге дә бар. Бер иҗат, бер һөнәр белән шөгыльләнгән кешеләр берлеге. Профсоюз түгел, ул хокук, социаль тормыш белән бәйле. Бу – иҗат иткәндә уртак мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итү урыны.
Фото: © Рамил Гали
Мин үзем Журналистлар берлегенә 1972 елда кердем. Ул вакытта район газетасында редактор урынбасары булып эшли идем. Семинарда чыгыш ясаганнан соң, мине берлеккә керергә тәкъдим иткәннәр иде.
Мин әйтә алмыйм, анда кердем дә нәрсәдер алмадым, алдым дип. Мин бик канәгать, бик горурланып яшәдем шуңа. Мин союзны ярата идем. Ул вакытта СССР Журналистлар берлеге иде. Яшь журналист башкалар белән бер арада йөреп, аларның иҗади сүзләрен тыңлап, тулы хокуклы булып, семинарларда катнашып, чараларда йөри икән, ул үсүгә таба бара.
Ул вакытта ул дәрәҗә, хәзер дә ул дәрәҗә, чөнки яшь журналист өчен үсеш стимулы, белем алуы, бер-берсе белән очрашу, уртак чаралар үткәрү өчен кирәкле әйбер. Мин ул союзга кердем дә, минем проблемаларымны хәл итәләр, дәрәҗәле эш бирәләр, дип өметләнергә генә кирәкми. Анысы башка аның.
Иҗади берлек тә булмаса, кая гына барсын меңләгән журналист. Хосусый басма журналисты, дәүләт яисә федераль дәрәҗәдәге журналист булсынмы – аларның барысын да журналистика һөнәре берләштерә. Каядыр җыелып, сөйләшергә урын бу.
Шушы журналистлар берлегенең беренчел оешмасын үзегезнең редакциядә булдырсаң, шунда йөрсәң, хакимияткәме я матди социаль оешмаларгамы мәсьәләләрне бергәләп куйсак, уңышлырак булачак. Әлбәттә, аның файдасы тагын да күбрәк булачак. Журналистларның хезмәт хакы, аппаратура, оргтехника һ.б. мәсьәләләрне бер генә кеше хәл итә алмый. Журналистлар берлеге бергә туплангач – бер көч.
Иҗат берлегенең бераз сүлпәнлеге, файдасызлыгы журналистларның беренчел оешмаларының оештырылмаган булуы, яки сүрән эшләвенә бәйле. Елга бер генә формаль рәвештә җыелып, уставны да, нигә кергәнне дә онытыла, план да корылмый. Чын Журналистлар союзы булып яшисе килсә, безнең эшләгән урыныбызда шушы берлекнең беренчел оешмаларын булдырырга кирәк. Әлбәттә, алар арасында абруйлы, журналистлар ышанган кеше булырга тиеш.
Яшь, булдыклы журналистларның ихтыяҗлары, кайсылары бик зур эш эшләгәнен беләсе килә иде. Моны күбрәк язарга кирәк.
Бер тәкъдимем дә бар. Журналистлар берлегенең интернет сәхифәсе, үзенең нинди дә булса мәгълүмат каналы, радио-телевидение каналларында үзләренең рубрикалары күбрәк булырга тиеш. Хәзер бит иҗтимагый оешмалар бик сүлпән. Хәзерге тормышта тыюлар, чикләр булган вакытта журналистлар бер яктан дәртләндерер өчен дә һәм өйрәтер өчен дә кирәк. Мәсәлән, берәр журналист хаксызга рәнҗетелсә, ул вакытта Журналистлар берлеге күтәрелеп чыгып, яклый ала. Минемчә, хәзерге вакытта журналистлар кебек иҗтимагый яктан, иҗаттан да, сәяси тормышта да хәрәкәт иткән башка төркемнәр юк.
Мин – ярты гасырдан артык журналистикада эшләгән кеше. Мин үзем катнашмыйм икән, взносын түләмим икән, мин кемгә үпкәләргә тиеш. Ветераннар, яшьләр белән аерым чаралар күбрәк үткәрергә кирәк. Журналистлар бүленүдән чыга алмыйбыз. Журналистларга берләшергә кирәк.
Журналистика булгач, аның иҗади берлеге дә булырга тиеш. Әгәр дә ул формаль әйберләр белән басылып калмаса, беркем дә аны туктатып тормас. Журналистларның мәнфәгатьләрен, Татарстанны һәм татарны якларга кирәк. Шушы тема тирәсендә берләшкәндә, эшләп булыр иде. Йоклап йөреп, аннан башка да яшим әле мин, дип, эшләр барып чыкмас. Журналистлар күп, галәмәт зур армия бит ул, – дип аңлатты үз фикерләрен.
«Иң беренче чиратта – ветераннар өчен»
ТР Журналистлар берлегенең башкарма директоры Наилә Хәйдарова белән сөйләштек.
Журналистлар берлеге нинди оешма? Биредә нәрсәләр эшләнә? Журналистлар өчен нәрсә бирә?
Журналистлар берлеге – коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма. Яшьләр өчен планнарда безнең семинарлар бар. Ветераннарга булышабыз. Иң беренче чиратта ветераннар өчен.
Фото: © Солтан Исхаков
Ветераннарга ярдәм итү аңлашыла. Ә менә эшли торган, урта буын журналистларга, киләчәктә әгъзасы булырга теләгән журналистларга нәрсә бирә? Плюслары бармы, нидә?
Плюслары бар. Безнең планда семинарлар бар, уку оештырыла. Журналистлар өчен социаль челтәрләр ничек эшләргә, таргетингны ничек эшләргә дигән семинарлар, тәҗрибә алмашы бар. Иң беренче чиратта шулар.
Яшьләр, булачак журналистлар бу оешманы белеп бетермиләр. Алар да белсен, кызыксынсын өчен нәрсәләр эшләргә була, кирәк?
Минемчә, иң беренче чиратта ул – уку. Хәзер бөтен кеше блогер, журналист. Кайвакыт аңлап та бетереп булмый. Журналистларга да блогерлардан ярдәм кирәк, һәм киресенчә дә. Ниндидер бер микс кебек. Ветераннар белән аралашу да кирәк. Аларда тәҗрибә, осталык.
Тәҗрибә, дидегез, ә яшь журналистлар өчен шундый чаралар үткәреләме соң?
Планнарда бар. Мин әле кешеләр белән танышам гына. Сездә нинди дә булса тәкъдимнәрегез бар икән, килегез, сөйләгез. Мин һәрвакыт әзер. Мин – монда яңа кеше. Кешеләр үзләренең инициативасы, идеяләре белән килсәләр, миңа ярдәм дә булачак.
Нинди кешеләрне әгъза итеп алалар?
Рекомендация китерергә һәм гариза язарга кирәк. Сайтыбызда бөтен нәрсә дә аңлатып язылган. Кешенең эш стажы дигән әйбер юк. Гадәттә, гариза биргән кешеләрне алабыз инде. Алмыйбыз дигән проблема туганы юк бездә.
Кемнәр делегат була ала?
Бөтен районнарда «Беренчел оешма» бар. Ул районнар, ялгышмасам, 10 кешедән 1 делегат сайлыйлар. Алар безгә протокол җибәрә, шуның буенча ул кешеләр делегат була, һәм алар съездда рәис сайлый. Редакция башта «Беренчел оешма» эшләргә тиеш. Бераз бюрократик эш, әмма ул устав буенча кирәк. Журналистлар берлегендә әгъза булган кешеләр генә «Беренчел оешма»га керә ала. Болар барысы да уставта язылган.
Берлектә әгъза булу журналистка нәрсә бирәчәк?
Элек халыкара карта бирәләр иде, музейларга бушка кереп була иде. Хәзер инде, үзегез аңлыйсыз, ул юк.
Кызганыч, Казанда бездә «Беренчел оешма»лар аз. Мәсәлән, ТНВ, ГТРКда бар. Ә менә газета редакцияләрендә, ничектер юк ул. Казан журналистлары моннан читтәрәк ничектер. Районнардан гел киләләр. Ветераннарга булышырга тырышабыз, аларга бүләкләр өләшәбез. Алар өчен журналистлар берлегенең 105 еллыгына багышланган чара үткәрдек. Нигездә, ветераннарга, әмма башкалар да килә ала. Актив кешеләр үзләре киләләр.
Съезддан соң кайбер журналистлар «Без белми дә калдык», – дип язганнар иде, журналистларга моның хакта ничек тә булса хәбәр ителәме?
Мин бит аларга, әйдәгез, җыелыгыз, дип әйтеп йөри алмыйм. Ул аларның үзләренә кирәк булырга тиеш. Ул кешедән тора. Болар барысы да ирекле. Кызыксынган кешеләр киләләр, беләләр.
Журналистлар берлеккә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә аламы?
Әлбәттә, барысы да индивидуаль. Төрле проблемалар белән киләләр. Бөтен кешегә ярдәм итеп бетереп булмый. Әмма хатлар да язабыз, төрле коммерсантларга да мөрәҗәгать итеп карыйбыз. Санаторийларга да юлламалар бирәбез. Барысына да кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, – дип аңлатты ул.