Ютазыда әйләнеп капланган машина йөртүчесе тәрәзәдән очып чыккан

Ютазыда әйләнеп капланган машина йөртүчесе тәрәзәдән очып чыккан

21 июньдә Ютазы районында Эстәрле-Каразирек-Урыссу юлында авариядә машина йөртүче үлә. Бу турыда Дәүләт автоинспекциясенә сылтама белән «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Якынча белешмә буенча, Renault машинасы белән идарә итүче 1982 елда туган ир-ат исерек була. Ул зур тизлектә барганда идарәсен югалта һәм машина юл кырыена төшеп каплана.

Ир-ат иминлек каешын арттан гына бәйләп куя, үзен эләктерми. Шул сәбәпле авария вакытында йөртүче тәрәзәдән очып чыга. Ир-ат фаҗига урынында һәлак була.

Читайте на 123ru.net