Чулпан Әскәрова: «Ирем белән «Сөяркә»не уйныйсым килә... Юк, режиссерга әйткәнем юк әле»

Чулпан Әскәрова: «Ирем белән «Сөяркә»не уйныйсым килә... Юк, режиссерга әйткәнем юк әле»

Быел 100 яшьлек Убыр роле өчен «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә «Тантана» премиясен алган Чулпан Әскәрова (Садыйкова) белән Чаллыга «Сихерче» спектаклен карарга килгәч таныштык. Чулпан әле Убыр гомеренең яртысын да яшәмәгән, быел аның юбилей елы. Чулпан белән ул юбилеена уйнарга хыялланган рольдән башлап, аның группировкалар мыжгып торган елларда Казан үзәгендә үткән балачагына кадәр сөйләштек.

«Тантана» алганда

Фото: © Михаил Захаров

  • Белешмә: Чаллы театры актрисасы, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Чулпан Әскәрова (Садыйкова) 1974 елның 29 декабрендә Казан шәһәрендә туа. 1993 елда, Казан театр училищесының актерлык бүлеген тәмамлап, Чаллы татар драма театрына эшкә килә. Читтән торып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясенең режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамлый.

Казан кешесенең Чаллыга яки Татарстанның башка шәһәренә күчеп китүе сирәк очрый торган хәл. Казан кешесенең үз амбицияләре дә була бит әле. Нәрсә мәҗбүр итте инде Казаннан китеп Чаллыга урнашырга?

Точкасына бастыгыз – бик нык амбицияле кеше мин. Астрология ягыннан карасаң кәҗәмөгез дә бит әле мин, аларның амбицияләре бар дип язылган. Гаиләдә бердәнбер бала булып үстем. Әнием сәнгатьтән ерак кеше түгел иде – Бөтенсоюз иҗат йортында театр бүлеге мөдире иде. Халык театрлары көчле иде ул заманда - һәр авылда, һәм мәдәният йортында халык театры эшли иде.

Әни мине бик кадерләп үстерде: иң матур джинсы, иң матур күлмәк миндә иде, ашаган конфетларым да «Птичье молоко», «Грильяж в шоколаде», «Фундук в орехе» иде. Әни үзе дә бик тырыш иде - 4 эштә эшләп мине карап үстерде. Төп эшеннән соң телевидениедә культура яңалыкларын алып барды, аннары циркка китә иде – анда алып баручы иде. Төнлә кинотеатрда җыештырып кайта иде.

Үзе генә үстердеме?

Үзе генә үстерде. Миңа: «Үзең генә үскәнгә шундый инде син», диләр иде Бөтенесе миңа гына булсын дип үскәнмен. Еллар барган саен азрак утырасың инде, башыңа төя торалар. Амбиция дигән әйбер кими.

Кимиме?

Кими. Ир дә үз ролен уйный. Тормышка яраклашасың. Җитәкчеләр дә үз ролен уйный. Һәр метла по своему метёт, дигәндәй. Яшь барган саен әзрәк кенә акыл керә башлый, амбиция каядыр китә.

Бердәнбер кыз булгач, Чаллыга килеп эләгү тарихы тагын да кызыграк. Ничек җибәрә алды әниең бердәнбер кадерле кызын?

Әни театр өлкәсендә эшләгәч, бөтен халык режиссерлары белән таныш. Чаллы театрының баш режиссёры Фаил Ибраһимов та халык театрында башлаган кеше - башта Актанышта, аннары Энергетиклар мәдәният йортында эшләде. Әнинең сеңлесе Илсөяр апа Камал театрында 40 елдан артык секретарь булып эшләде. Фаил Мирзаевич мине аның янына килгәч күреп Чаллыга эшкә чакырды: «Чулпан, әйдә Чаллыга, яңа театр ачылды, бездә кибетләр, бездә КамАЗ, рольләрең дә күп булыр яшь театрда», диде. Мин Казан театр училищесында укый идем бит инде. Әни дә: «И кызым, монда рольләрне әллә бирәләр, әллә юк, Чаллыга бар син», диде. Чаллыга китүемә бер дә үкенмим.

Кем курсында укыдың?

Шамил Бариев белән Ренат Әюпов курсы. Безнең курстан иң билгеле кешеләрне санасак, журналист Искәндәр Сираҗи, артистлар Ләйсән Мәхмүтова, Шамил Фәрхетдинов, безнең театрдагы Миләүшә Имамова, Алсу Хәбетдинова. Мин керәсе елны училищеда набор юк иде. Әлбәттә, монда блат китте – әни мине шыпырт кына, матур гына икенче курска урнаштырып куйды. Без шулай итеп тугыздан соң ике блатник кереп куйдык – Ләйсән Мәхмүтова белән мин. 15 яшьтән театр училищесына килдек. 3 елда тәмамладык һәм мин 18 яшем дә тулмаган килеш шушы театрга килдем. Яшь идем...

Ләйсәннәр, Шамилләр белән Тинчуринга алмадылармы?

Әйе, аларны алдылар. Әле Ирек Әхмәтханов та бар иде безнең. Өчесен алдылар. Нишләптер әнинең Чаллыга җибәрәсе килде...

Әниеңнең блаты Казан театрларына да урнаштыра алгандыр инде.

Урнаштыра ала иде. Камал театрына урнаштыра ала иде, чөнки Шамил Зиннурович исән вакытлар бит, ул мине белә иде. Фаил Мирзаевич нишләптер әнине үгетләде.

...һәм әни кеше бердәнбер кызын Чаллыга озатып җибәрдеме?

Озатып җибәрде. Мин... беләсезме... Хәзер бер сүз әйтәм... Минем әни бик властный (буйсындыручан, боеручан) кеше. Минем аның канаты астыннан иркенлеккә чыгып китәсем килде. Үземчә яшәп карыйсым килде.

Үзеңчә яшәү өчен шартлар тудыра алдымы соң яңа ачылган театр?

Әйе, башта кеше фатирында тордым, аннары тулай торак. Шәһәр артистларга бик булышты. Хәзер өч бүлмәле фатирыбыз бар. Бөтенесе бушка бирелде.

Ирең Илфат Әскәров театрга алдарак килдеме, соңракмы?

Мин 1993тә килсәм, ул 1996да Казан мәдәният институтын тәмамлап килде. Ул Илдар абый Хәйруллин белән Наил абый Дунаевта укыган. Менә залга яңа килгән яшь артистлар килеп керде. Кып-кызыл битле булып ахыргы рәтләрдә генә утыра иде. Кызларга әйтәм: «Мин бу малайны үземә каратам», дим. «Булмас», диләр инде. «Әйдә бәхәсләшәбез», дип. Шулай итеп бәхәсләшеп, Аллага шөкер, Илфат белән...

Ошадымы соң ул? Әллә үземнекен итәм дигән амбицияләр өстенлек алдымы?

Амбиция иде. Чибәр егетне үземә каратасым килде. Менә хәзер 1996 елдан бирле матур яшибез.

Бер ел эчендә «хәл итеп» куйдың алайса чибәр егетне?

Хәл итеп куйдың дигәннән, бер күрүдә ошатыштык.

Чаллыга килгәндә бераз эшлим дә Казанга кайтып китәм дигән уй бар идеме?

Театрга Илфат килгәнче бер-ике тапкыр андый талпыныш булды. Кемдер кыек сүз әйтте дә: «Все, бүтән эшләмим», дип Казанга киттем, Хәбибуллин театрына барып (Казан яшьләр театры, хәзер Кариев театры.авт) Хезмәт кенәгәмне бирдем. Хәбибуллин тимер сейфына тыгып матур итеп бикләп куйды. Кайттым Чаллыга, киемнәремне җыям. Җыям-җыям, үзем: «Кая барам», дип уйлыйм. Кире Казанга киттем дә «Бирегез «трудовоем»ны, Чаллыга кайтам», дим. Бирми. Бик үзенчәлекле кеше иде Фәрит Хәбибуллин. Бик сорагач бирде.

Ә нәрсә этәргеч булды кире уйларга?

Мин дөнья гизә торган кеше түгел, бер ияләнгән җирдә тыныч кына утырырга яратам.

Карап торышка дөнья яулый торган кешегә охшагансыз.

Мине белмәгән кеше: «Чулпан, син шундый усал», ди, якынрак белгәч елак икәнемне күрә.

Әниегез исәнме?

Исән, Аллага шөкер! Казанда яши. 75 яшь тулды.

Килеп «командовать» итеп китәме соң?

Юк. Элек катырак иде, хәзер аңа бөтен нәрсә ошый. Элек минем уенга критичный карый иде. Хәзер: «И кызым, шундый матур булды», дип кенә тора. «И әни, картаясың, бөтен нәрсә ошый башлады», дим. Хәзер озатканда да елап кала, элек бер дә еламый иде. Ул да үзгәрә, мин дә үзгәрәм.

Чулпан, әниегез белән генә үссәгез дә, әтиегез турында да сорыйм әле. Аның белән аралаша идегезме?

Әтиемне беләм, Рифкать исемле. Казан театр училищесын Рәшит Шамкайлар белән тәмамлаган, Илһам Шакиров белән дус булган. Исемем нигә Чулпан дисәгез, Илһам Шакиров пианинода уйнап гел шул җырны җырлый иде: «Йолдызлар сүнде, төн узган инде, Бер йолдыз калды, ул Чулпан иде» - шуңа шулай дип кушканнар.

Миңа 3 яшьләр булгандыр, әти белән әни аерылыштылар. Әти вафат инде.

Кемгә охшаган сез?

Әтием мишәр, мишәрлегем әтидәндер инде.

Әтиле үссәгез башка төрле булыр идегезме икән?

Бер кешенең әйткәне бар: «Мин әтисез кызны алмас идем», диде. Минем әтием булмагач, кияүгә дә алмаслармы икән дип борчылган идем. Әниемә бик рәхмәтле мин – ул миңа әти дә, әни дә булды, үземне ким тоймадым.

Театр турында: «Ирем белән «Сөяркә»не уйныйсым килә»

Инде театр турында сөйләшик. Әниегез әйткәнчә, Чаллыда рольләр күп булдымы?

Казан кызы буларак, минем телем бик каты аксый иде. Хәзер дә әллә нәрсә түгелдер инде, рус сүзләрен күп кыстырам. Ң авазы аеруча авыр иде инде. Шуңа Фаил Мирзаевич төп рольләрне бирмәде, характерлы рольләр генә бирә иде.

Тел аркасында гынамы?

Фаил Мирзаевич үзе дә бик укымышлы кеше булгач, «телле» кешеләрне ярата иде. Ә характерлы рольләрдә телнең камил булмавы ничектер сизелмичәрәк үтә. Равил Сабырның «Чулпанны тыеп тормасаң басып китә» дигән сүзе бар иде. Мин үземә игътибарны җәлеп итәргә ярата торган кеше. Хәзер инде алай ярамаганын аңлыйм. Массовкага чыккан килеш ничек инде үзеңә игътибарны җәлеп итә аласың?

Артистларның әйткәне булдымы «Чулпан, тынычлан, монда мин баш», дип.

Юк. Әйткәннәре юк. Миңа, гомумән, әйтмиләр. Әзрәк дуамал кеше булганга Чулпанга әйтүдән ни мәгънә дип уйлыйлармы икән?

Кечерәк театрларда рольсез тору проблемасы бармы?

Юк. Аллага шөкер, рольләр булды. Бервакыт нишләптер Ренат абый Әюпов миңа Галиябануны да бирде. Бу тагын бер этап. Фаил Мирзаевич бервакыт Чеховның «Дядя Ваня»сында Сонечканы бирде. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игламов карагач: «Минем мондый Сонечка күргәнем булмады», дип бәяләгән иде. Бу миңа үз-үземә ышаныч тудырды, мондый рольләрне дә булдырам икән дип уйлап куясың. Ул ролем белән «Тантана» премиясенә үттем, премия үзе булмаса да, махсус премия бирделәр. Шул ук такта, шул ук чәчәк, акчасы гына юк иде. Ул вакыт премияне нык көткән идем. Ә бу юлы көтмәдем дә, «Булмас инде», дидем. Килеп чыкты! Каушап калдым. Шул вакыт эчемдәге елак Чулпаным да килеп чыкты...

Тамашачы «Дядя Ваня»ларны карыймы? Әллә аны Ниязлар гына аңлыймы? Чаллыны төзегән апайлар-агайларның килеп «Сонечка шәп» дип әйткәннәре булдымы?

Ул гомумән 5 тапкыр гына күрсәтелде, ни кызганыч.

Тамашачы йөрмәдемени?

Юк, артистлар китте. Анда Әлмәт театрыннан ике чакырылган артист бар иде. Фаил Мирзаевич Әлмәт театры белән тыгыз элемтәдә, нишләптер аларның артистларын күрде ул рольләрдә - Дядя Ваняны Фоат Зарипов уйнаган иде. Белмим, нәрсә килеп чыккандыр – бәлкем, финанс ягы, бәлкем, башка берәр нәрсәдер... булмады...

«Дядя Ваня»ны биш тапкыр күрсәткәндә тамашачы карады, хәтта минем кечкенә малаем да ошатып кайткан иде.

Ә сезгә җавап итеп шуны әйтәм – тамашачы кабул итүе бер нәрсә, артистка да үсәргә кирәк бит. Чеховка, Шекспирга, бәлкем, тамашачы сирәгрәк йөридер. Әмма безгә үсү өчен андый материал белән дә эшләп карарга кирәк.

Нишләп тавыш куптармадыгыз: китерегез Әлмәт артистларын, безнең уйныйсы килә дип?

Юк инде. Фаил Мирзаевич гаугадан ераграк кеше булды. Ярар, ярар, булыр әле дип тынычландыра иде.

Алай гел-гел дөресме соң?

Юктыр, кайчагында өстәл дә кагарга кирәктер. Ләкин ул андый түгел, йомшаграк, җайлап хәл итү ягында.

Шулай чыгып та уйналмый калган рольләр тагын бармы?

Юк, башка юк.

Ә кызыгып йөреп тә башка кешегә киткән рольләр?

Юк! Мин уйныйсым килсә Фаил Мирзаевичтан барып сорый идем. Кечкенәдән белгәч, ул миңа якын кеше.

Сорагач бирә идеме?

Бирә иде. «Монда сине күрмим», дип тә әйтә иде. 50 яшем җитә, юбилеем дип әллә кайчаннан «Сөяркә» спектаклен сораган идем аннан. Шуны ирем белән уйныйсым килә. Юк бит әле.

Хәзер Олег Кинҗәгулов хуҗа бит инде – ул сәнгать җитәкчесе. Аннан сорарга кирәктер.

Олег Мадиярович куйды инде юбилеема - «Сихерче»не чыгарды. Бик зур рәхмәт! Үткән җәйдә ул: «Чулпан, «Сихерче»не укы!» диде. Укыдым. Эшкә чыккач: «Олег Мадиярович, анда ике төп персонаж, берсенә - 14-17, икенчесенә 100 яшь. Мин боларның кайсысына соң?» дип сорадым. «Убыр», ди. Тагын бер тапкыр алып укыдым. Моның кадәр борынгы сүзләр! 100 яшьтәге персонаж... Минем әле чынлап торып хатыннарны уйнаганым юк, һаман кызлар булып йөрим. «Юк, булмый», дим. Йөрим, йөрим... «Чүпрәк син, Чулпан. Шуны да эшләп чыга алмагач, син артистмыни?», дип сүгәм үземне. «Ал, өйрән», дим үземә үзем.

Сүз күплеге куркыттымыни?

Әйе, мишәрчәрәк диалект белән борынгыча итеп язылган текст. Мин текстны ике атна эчендә ятлап чыктым - кирәген дә, кирәкмәгәнен дә китаптан рәттән ятладым. Әле репетицияләр башланмаган да иде, инсценировка да юк иде әле. Аннары Олег Мадиярович: «Әллә бу җирләрен алып атыйкмы?» – дигәч, «Ятладым бит инде», - дим. Аннары: «Миңа жалко түгел, җиткәне белән», - дим. Ул миңа сеңеп керде, репетициягә сүзләремне белеп, мизансценаларны табып кердем.

Прототибы булдымы Убырның?

Сихерчеләр турында кинолар карарга да талпынып карадым. Әмма үзем ничек күрдем, шулай уйнап чыктым. Андый кешеләр белән аралашканым булмады.

Туфан Миңнуллинның «Сөяркә»се һаман да хыялда торамы әле? «Сихерче» аны кысрыклап чыгармадымы?

Тора. Язган булса... Алла боерса...

Олег ни ди соң?

Аңа әйткәнем юк.

Олег дигәннән, өлкән яшьтәге Фаил абыйдан соң яшь кеше килүен ничек кабул иттегез? Яшь, чибәр...

Икесе дә бөдрә чәчле, икесе дә укымышлы. Аларны тыңлап утыру бик рәхәт. Мин гомумән акыллы кешеләргә тартылам. Матур итеп сөйләгән кешене күрсәм, авызымны ачып кызыгып торам.

Бөтен матур сөйләгән кеше акыллы сүз сөйли дигән сүз түгел әле.

Андыйлар да бар. Буш сүзле кешеләрне яратмыйм. Фикер йөртә белә торган кешеләргә омтылам. Олег бик үзенчәлекле...

Ничек аңларга үзенчәлекле дигән сүзне?

Минем сыман кирерәк кеше дип әйтсәм дә инде. Ничә ел бергә эшлибез, мин аны кырыйлап үтәм, тик торганнан күренеп йөрмим. Кәефе булса, барам янына, кәефе булмаса, бармыйм. Чөнки үзем дә шундый, кәефем булмаса, яныма килергә ярамаганын театрда бөтенесе белә. «Тантана» премиясен алгач, Олег янына барып рәхмәт сүзе әйтергә кирәк бит инде, дим, рольне ышанып тапшырганы өчен дә, уңышлы спектакль өчен дә...

Кереп әйттегезме соң инде рәхмәтне?

Юк, коридорда очрагач кына әйттем.

Рәхмәтне ничек кабул итте?

Сабыр гына кабул итте. Аннары тагын бер очрагач: «Олег Мадиярович, мин сезгә рәхмәт әйттемме?» дидем. «Әйттең инде, әйттең», диде. Һаман рәхмәт әйтәсе килә, оялуымнан әйтүе кыен. Көтеп алынган бит. Театр «Тантана» премиясен алгалый, «Иң яхшы хатын-кыз роле» булганы юк иде әле.

Башка актрисалар котладылармы?

Әлбәттә.

Чын күңелдәнме?

Анысын кем белгән инде?! Анысы әһәмиятле түгел. Безнең театрда без теләсә нинди вакыйганы табын ясап, бәлешләр белән билгеләп үтәбез. Башка театрда юктыр ул андый әйбер. Кеше нәрсә дә булса алса, табын корып кеше сөендерәбез. Бу элек-электән килгән һәм хәзер дә гел шулай. Премьераларны да шулай билгелибез.

Үзара кунакка йөрешүче дусларыгыз да бармы театрда?

Әйе. Без биш дус – икесе курсташ – Алсу Хабетдинова һәм Миләүшә Имамова, Энҗе Шиһапова һәм Флүзә Касаева. Ял итәргә дә бергә йөрибез, ел саен күмәкләп - ирләр һәм балалар белән - диңгезгә барабыз. Бәйрәмнәрне бергә уздырабыз. Күп еллар шулай бер йодрык булып яшибез. Дуслыкны тота белү дә зур эш. Бер-беребезне яклыйбыз да.

Театрда интригалар, төрле аңлашылмаучылыклар булганда да яклашасызмы?

Беребезне рәнҗетсәләр, бишебез дә басабыз.

Гаделлек югарыракмы, дуслыкмы?

Дуслык.

Ә гаделлек?

Андый вакыйгалар булганы юк. Мин гадел кеше. Ничек бар – шулай әйтәм, боргалап тормыйм.

Ялгышса да, яклыйсызмы диюем иде?

Безнең дуслар ялгышмый. Андый очракны хәтерләмим.

Яшьләр театрны яраталармы?

Аларга бөтенесе тиз һәм күп кирәк. Без дә бит «әзергә - бәзер»гә килмәдек. Алар башкача уйлый.

Бу начармы?

Минемчә, әкренләп җыелган әйбернең кадере күбрәк дип уйлыйм. Җиңел килгән җиңел китәргә мөмкин. Мин аларга исемләп дәшмим, «кызым-улым» дим. Китергә җыенсалар: «Кызмагыз әле, киткән очракта да матур итеп китегез, кайтуыгыз да мөмкин», дим. Сүзне тыңлап китми калучылар да булды, кайтучылар да булды. Без аңа сөенәбез. Аларга да кыен бит үзләре ияләшкән Казанны ташлап башка шәһәрдә яши башлау. Кайчандыр безне, яшьләрне шулай театр бик якын итеп каршы алган иде, без дә шулай яшибез, яшьләрне бик якын кабул итәбез. Ул дөрес тә... Хәзер театрның тамашачысы да яшәрде, яшь тамашачылар да күп килә.

Театр студиясе турында: «Балалар безнең шикелле мелодрама карарга яратмый»

Сез театр студиясе дә алып барасыз дип беләм.

Әйе, безнең «Тылсым» студиясе бар. Аны 6 ел элек Энҗе белән бергә 15 кешедән башлаган идек, хәзер 60 бала йөри. Монда өч группа: нәниләр, урта буын һәм зур класс балалары. Бая яшь артистлар дигән идек бит, безнең ул студия балалары яшь артистларыбызны беләләр, алар аларның фанатлары.

Бу студия театрдамы?

Юк, мәктәптә. 2 нче татар гимназиясендә. Балалар анда бушка йөри.Спектакльләр чыгарабыз. Үткән ел 5 еллыгыбызны үткәрдек. Шәһәр чараларында катнашабыз.

Беренчел максатыгыз нәрсә? Телме, әллә балаларны театр сәнгатенә якынайтумы?

Телне алар болай да бик әйбәт беләләр. Чөнки алар гимназия балалары. Аларның телләре минем үземне өйрәтерлек. «Исәнмесез, апа, хәлләрегез ничек?» - дип килеп керәләр. Тукай һәйкәле янында чыгыш ясауларын күргәч, Айгөл Әхмәтгалиева да: «Ай-яй, сезнең балалар!» дип сокланып торды. «Бездә шулай», дим. «Минем төп максат сездән артист ясау түгел», дим үзләренә. «Нинди генә һөнәр иясе булсагыз да, үзегезне иркен хис итеп, кеше алдында матур сөйли алсагыз, үзегезгә җәлеп итә алсагыз, бу әйбәт инде», дим.

Бөтен тел белгәнне аласызмы әллә кастинг кебек нәрсә ясаштырасызмы?

Башта бөтенесен ала идек, хәзер караштырабыз. Кызыгын тапмаган бала үзе төшеп кала ул. Белмим нинди балалардыр: мин аларны сүгә торам, алар мине үбә торалар. Шаккатам.

Нәрсәләр куясыз?

Иң кечкенәләребез белән Сөмбел Гафарова һәм Туфан Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр алып авылдан шәһәргә килгән песи турында спектакль чыгардык. Урта төркем белән - «Кошкин дом». Өлкәнрәкләр белән Рабит Батулланың «Ана каргышы»н (»Сак-сок») эшләдек. Балалар һәм әти-әниләргә сабак була торган әсәр.

Әсәрләрне үзегез эзлисезме?

Быел балалар Туфан Миңнуллинның «Саташу» спектакленнән өзек уйнадылар. Без аны кайчандыр театрда куйган идек, мин әти-әнисен судка биргән Гүзәлне уйнадым. «Җинаять кылгансыз. Сез мине тудырмаска тиеш идегез...» ди анда Гүзәл. Балаларга әсәр бик ошады. Нигә уңышсызлыклар өчен ата-аналарны гаеплибез? Чөнки без ачуны иң якыннарыбыздан алабыз: кемдер баласыннан, кемдер анасыннан, кемдер песиен тибеп җибәрә.

Зуррак балаларга сәхнә өчен үзләренә якын булган шундый әйберләр кирәк. Миңа Мәдинә Маликованың «Оҗмах балалары» бик ошый. Бәлки, киләсе елга шуңа алынырбыз. Ятимнәр йорты турында ул. Бер малай анда Фингал исемле. Нигә Фингал? Чөнки әтисе әнисенә фингал куя торган булган, беркайчан да фингалың бетмәсен дип малайга шундый исем кушкан...

Ягъни, балаларга шундый социаль әйберләр ошый, әйеме?

Ошый. Аларга әкиятләр кирәк түгел. Безнең шикелле мелодрама карарга яратмыйлар.

Сез театрда да куйгалыйсыз бугай бит?

Без Энҗе белән бергә эшлибез инде. Балалар өчен спектакльләр куярга ярата идек. Беренчесе - Катаевның «Цветик-семицветик» иде. Аннары – «Кошкин дом», аннары «Мирас угы».

Анысы театр директоры Рашат Фәйзрахмановның вазифасыннан киткәндәрәк булды кебек.

Әйе. Аннары Олег Мадиярович килде. «Хәл бу ки» проектын оештырып, Хәсән Туфанны, Фатих Кәримне куйдылар. Мин дә селәгәйләремне агызам – әзрәк кенә булдырам бит, куеп карар идем дим. Барып рөхсәт сорадым һәм Муса Җәлил буенча спектакль килеп чыкты. Мин шундый тәрбияви әйберләргә тартылам. Артист булмасам, тәрбияче булыр идемдер. Балалар белән эшләргә яратам.

Хәзер рольләр күпме? Эшсез интекмисеңме?

Яңа бинага күчкәч репертуардагы күп кенә спектакльләр төшеп калды. Берничә иске спектаклем бар әле. Режиссер, тфү тфү, яңаларны да бирә. «Капка»да уйныйм, «Җаның ни тели?», «Сихерче». Массовкалар бар. «Дядя Ваня» гына кызганыч. Бик яратып калган идем.

Олег бөтенләй рус һәм дөнья классикасына тотынмады бугай әле. Аның пока касса ясыйсы бар.

Тотынмады бугай. Бер сер әйтәм – аның «Король Лир»ны куясы килә.

Театрда королегез бармы соң? Принцессалар күптер...

Табар, Олег Мадиярович таба ул.

Тагын бер сере: «Зәңгәр шәл»не дә куясы килә – бер интервьюда үзе әйткән иде. Ләкин театрда Булаты юк бугай, үзе уйнаса гына...

Әйбәт фикер. Ул булдыра! Ләкин үзең уйнап, үзең куеп булмыйдыр. «Муса Җәлил»дә дә үзебез уйный ала идек, әмма булмый инде, читтән карарга кирәк.

Сәхнәдә үз сүзеңне сөйләп йөри торган рольләрегез бармы?

Бар. Элек күбрәк иде. Кешеләрне көлдертергә бик ярата идем. Еллар узгач андый әйбер кирәк түгеллеген аңладым.

«Капка» спектаклендә татар егетенә кияүгә чыккан рус хатынын уйныйсыз. Сез анда шулкадәр иркен.

Олег белән беренче эшем иде ул минем. Ул артистка иркенлек бирүе белән шаккатырды, Катя ролен уйнаганда русчаны камил белүем дә бик булышты, йөзеп кенә уйнадым, бик яратам ролемне дә. Спектакльне дә.

Ире турында: «Хатын-кыз ир артында булырга тиеш. Үзе килеп сорамаса, мин нәрсәдер әйтмим»

Театрда кайсы чор әйбәт: Фаил Мирзаевич чорымы, Рашат Фәйзрахманов җитәкчелек иткәнеме, әллә Олег чорымы?

Бала үстергәндә дә һәр чорның үз матурлыгы, дигәндәй. Кеше үзе дә үзгәрә, башы да башкача эшли башлый. Без эшли башлаганда Чаллы театрында Гыйлемхан Һадиевич директор иде, аннары ул Казан театр училищесында эшләде, хәзер лаеклы ялда. Ул безне җылы кабул итте, кулдан җитәкләп тулай торакларга урнаштырды. Завхозга кереп, простыняларга кадәр җәеп биреп... Безне коллектив бик яратып кабул итте, мин хәзер дә шул яратуны тоям. Бәлки, үзем кемнедер үпкәләткәнмендер, ләкин мине рәнҗеткән кеше булмады бу театрда. Фаил абый рольсез калдырмады: һәр спектакльдә «дуамал» бер хатын була бит – шуңа эшсез тормадым, «арбалы» диләр иде миңа бөтенесе. Рашат Фәесханович белән дә ничектер уртак тел таптык – эшне өеп кенә тора иде. Олег Мадияровичның әйбәт ягы бар: артистны рольсез калдырмый, шул яктан да хөрмәтем бик зур.

Сез Фаил абыйның яратканнары рәтенә кергәч, рольсез тормагансыз инде. Чулпан, хәзер яшь булсагыз, Олегка гашыйк булыр идегезме? Матур егет бит.

Мин аны режиссер буларак кына кабул итәм. Минем зәвыгем башка төрле. Минем өчен эталон – Илфат.

Сезнең Илфат та бик харизмалы артист.

Ул бик горур кеше. Арслан билгесендә туган бит. Мин-минлеге... син матур, син талантлы дип уңайга сыйпап кына торасы инде. Шундый вакытта гаиләбез идеаль була. Хатын-кыз ир артында булырга тиеш. Үзе килеп сорамаса, мин нәрсәдер әйтмим.

Килеп сорыймы соң?

Сорый. «Нәрсә киим?» ди. «Ашарга нәрсә бар?» ди.

Гел мактап торасызмы?

Әйе.

Ә роле килеп җитмәсә, тәнкыйтьлисезме соң?

Элек була иде, хәзер юк инде. Хәзер бик тыныч яшибез: йорт төзибез, бер кызыбыз, ике оныгыбыз, киявебез, улыбыз бар. Аяз - көтеп алынган бәбиебез. Гадәтебез шундый: иртән торгач ашатып киендереп укырга озатабыз, каршы алабыз. Өчебез бергә җыелып кочаклашып күрешәбез. Бала яратылып үсәргә тиеш. Начарлыкка бездән башка да өйрәнерләр, безнең янда мәхәббәттә үссен. Без бала янында талашмыйбыз да.

«Муса Җәлил» спектаклен Энҗе белән икәү чыгаргансыз. Әйтик, нишләп Илфат белән түгел? Үз ирең бит.

Эшләгәндә Илфат белән әзрәк нитеп китәбез... Ул да куя алыр иде, ләкин аның эше күп. Ул уйнаганда да үз сәхнәләрен үзе куеп чыга ала.

Илфат Шамил Идиатуллинның «Город Брежнев» әсәре буенча кинода төшеп йөрде бит...

Әйе. Башта курыкты. Русча текст булганга да нык курыкты, чөнки ул бит татарча сөйләшеп үскән авыл баласы. Минем белән, улыбыз белән сөйләшеп карап текстларны өйрәнде. Былтыр диңгезгә баргач пляжда да кулында текст иде.

Аңа акцент кирәктер дә. Ул татар абзыен уйный бугай бит.

Әйе, ул аңа килешә.

Туксанынчы еллар турында: «Бәйләнгән гетралар, галошлар, телогрейкалар киеп йөргән куркыныч чор. И сугышалар иде!»

Сез Чаллының «Город Брежнев»та сурәтләнгән чорын хәтерлисезме?

Мин 1993тә килдем. Ул вакыт беткән иде инде. Ләкин мин ул чор турында кинода күрсәткән, китапта язылган әйберләрне бик яхшы беләм. Казан кызы буларак, группировкаларның бик хәтәр икәнен күрдем. Безнең фатирыбыз Пушкин урамында иде, мин Казанның 3 нче гимназиясен тәмамладым. Безнең янда «Динамка» дигән группировка иде. «Динамка» бик зәгыйфь иде, «Карл Маркс», «Краснуха», «Тяпляп»лар бик көчле, тамаша иде инде.

Әле шәһәр үзәге кызымыни син?

Бушка фатир биреп безне аннан «сөрделәр» инде - әни Азинода яши. Пушкин урамындагы йортыбызның хәзер эзе дә юк. Пушкин урамы буйлап төшсәң, Ленин мемориалына (хәзер Милли китапханә) җитәрәк соңгы йорт иде. Мин анда хәзер нәрсә икәнлеген дә белмим.

Күңел тартмыймыни?

Казанга берничә көнгә генә килгәч, әнидән аерылып булмый. Дөрес әйтәсез, килгәч йөреп кайтырбыз әле.

Группировкалар темасын дәвам итеп, нәрсәләр истә калган?

Бәйләнгән гетралар, галошлар, телогрейкалар киеп йөргән куркыныч чор. И сугышалар иде! Бер кыек сүз әйтсәң, бөтенесе ябырылып, изгойга чыгара. Бик авыр вакытлар... Исемемнән каты ояла идем. Хәзер матур исем кебек бит инде. Ул вакытта чушпан, чурбан дип ни генә әйтеп бетермиләр иде. Авыр булган, ләкин чыныкканбыз. «Группировщиклар кия торган олимпийкалар белән Театр училищесына килеп кердең», дип хәзер дә искә алып сөйли группадаш кызлар. Мин беренче курска килгәндә кияләр иде әле аны. Бөкрәя төшеп йөрү дә шуннан калган. Чөнки шулай йөрү мода иде. Хәзергәчә тураеп булмый.

Чаллыда милли рух бик көчле иде. Ул чакларда автобуслар тулып Казанга киләләр иде.

Әйе. Чаллыга килгәч күрәм – бөтен кеше татарча сөйләшә. Автобусларда да татарча сүз яңгырап тора. Монда, димәк, ярый дигән уй шунда туды. Монда татарча сөйләшүдән оялмыйлар.

Без Казанда мәктәптә укыганда татарча сүз әйтергә ояла идек. Мәктәптә алтынчы дәрес булып татар теле керә иде. Бөтенесе кайтып китә, без елап кала идек. Нурания апа Җамали безне татар теленнән укытты, безнең белән скетчлар да куя иде. Аның белән шул заманнардан ук таныш, былтыр сериалга төшәргә дә чакырды.

Нурания Җамали киноларында яки башкаларныкында еш төшәсезме?

Юк, безнең театр нишләптер бераз читтәрәк кала ул кинолардан, телевидениедә дә аз күренәбез. Казандагыларның мөмкинлекләре күбрәк, без ераграк, читтәрәк бит...

Чулпан, Илфат белән икегез дә гел театрда гына эшләдегез. Театрда гына эшләп акча җиткерә алдыгызмы?

Минем өчен әни үрнәк, әйтәм ич, мине аякка бастырыр өчен күп җирдә эшләде. Чаллыда эшли башлагач та тагын нишләп карыйк икән акча эшләү өчен дип гел уйлана идек. Ярый әле, эстрада артистлары чакыра иде. Гел эстрададан чыкмадык инде. Виталий Агапов, Резеда Шәрәфиева белән Равил Галиев, Руслан Кираметдинов, Илназ Баһ, Гүзәл Идрисова... Илфат үзе генә дә алып бара, икәү дә эшлибез, Энҗе белән скетчлар да бар иде. Аннары туйлар алып бара башладык. Без монда кеше сүзен сөйләп кенә өйрәнгән бит, тамадалык үзеңне иркен тотарга өйрәтә.

Ә хатын-кызга мәҗлестә «Эчеп куй» дип кыстау килешәме?

Андый сүзне әйтмибез. Алдан килешенгәндә дә кыстамыйбыз дип әйтеп куябыз. Дәрәҗә булсын өчен үзебез белән таныштырганда «Татарстанның атказанган артисты» дип әйтеп куябыз. Матур итеп, культуралы алып барсаң, кунаклар да шундыйга әйләнә. Хәзер туйларны сирәк алып барабыз. Еш кына баш тартырга да туры килә, чөнки спектакльләребез күбәйде. Элек айга 8не уйнасак, хәзер – 15не. Бу көнаралаш дигән сүз. Акча эшләү генә түгел, мин әле шәһәрдәге күп бәйгеләрдә жюрида да утырам, бушка дип тормыйм. Балалар бит анда, аларны да кемдер карарга тиеш.

Чаллы театрын кемдер сүксә, ачу киләме?

Килә. Сүз әйттермим. Театрыма да, гаиләмә дә, дусларыма да сүз тидермим. Кимчелеге булса да, сүз әйттермим.

Читайте на 123ru.net