Ботулизм белән авырган Казан кешесе үзенең дәвалануы турында видеолар яздырып бара

Ботулизм белән авырган Казан кешесе үзенең дәвалануы турында видеолар яздырып бара

Казан егете Алмаз ботулизм белән авырып хастаханәгә эләккән. Хәзер ул үзенең дәвалануы, хәле турында видеолар төшерә. Бу хакта «Жизнь Татарстана» каналы хәбәр итә.

Алмаз хастаханәдә инде 11 көн ята, ләкин аңа әле дә сөйләшү авыр, ә күп кенә төп эшләрне эшләргә үзенә яңадан өйрәнергә туры килә.

Башка авырулар кебек үк, Алмаз «Самокат»тан «Лобио» салатына заказ биргән. 2 көннән соң аның хәле бетә, күзләре ачык күрми башлый һәм бер әйберне ике итеп күрә башлый. «Ашыгыч ярдәм»не ул 5 көннән соң гына чакыра, чөнки үзе белән нәрсә булганын аңламый. Ир-атны «ботулизм» диагнозы белән ашыгыч рәвештә хастаханәгә салалар. Хастаханәдә Алмазның хәле начарлана: ул параличланган була. Хәле 4нче көнгә генә яхшыра башлый.

Хәзер Алмаз терелүгә таба бара. Әмма күзләре әлегә ачык күреп бетерми. Ул инде 11 көн хастаханәдә ята һәм үз хәлен сөйләп бара. Сөйләшүе дә әле авыр бирелә, ризык салынган термосны да ачарга хәле җитми, әмма ул үзе душ кереп, ашый ала. Алмаз бүлмәсендә шул ук салатны ашаган кешеләр ята. Шул ук вакытта, егет реанимациядә ятканда, аның янында яткан авырулар хәтта үзләре йота алмаганнарын сөйләгән иде, диелгән әлеге хәбәрдә.

«Бу кефирдан да тәмлерәк кефир эчкәнем юк бугай минем. Менә юынып та чыга алдым», – ди егет видеоларның берсендә.

«Бүген инфекцион хастаханәдә ятуымның 7нче көне. Барысы да яхшы булса, мине стационарга күчерәчәкләр. Хәзер мин реанимациядә», – дип шатлыгы белән дә уртаклаша.

Бер видеода егет апасы ризык салып җибәргән термосны ача алмавы хакында сөйли. Аңа аны табиб ачып биргән.

«Хастаханәдә 10нчы көн. Юыну зур батырлык булмаса да, хәлне ала. Сез игътибар иткән булсагыз, мин озак туктап торам. Минем сөйләмем аңлаешлырак була башлады, шуңа күрә бер сүзле фразалар белән сөйләшәм», – ди Алмаз.

Читайте на 123ru.net