Бастрыкин гомерлек төрмәгә утыручыларның шартларын шәп ди: 3 тапкыр ашату, 2 сәгать йөрү

Халыкара юридик форумда чыгыш ясаганда, Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин «Крокус Сити Холл»дагы теракт фонында үлем җәзасына мораторийны гамәлдән чыгару мөмкинлеген карарга тәкъдим итте. Бу хакта «Жизнь Татарстана» Телеграм-каналы яза.

«Крокус Сити, 145 кеше һәлак булды. Әгәр совет чорында җинаять җәзасын катлауландыра торган шартларда, 2 яки 2 кешен үтергән очракта, үлем җәзасы бирелер иде, ә бу 15 гаепләнүчене [терактта] иң күп дигәне гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм итәчәкләр. Бу исә өч тапкыр ашату, ике сәгать урамда йөрү дигән сүз... Мин дә урамда һава сулап йөри алмыйм, минем моңа вакытым юк», - дигән ул.

Читайте на 123ru.net