«Интертат» ТР Дәүләт Советына сайлау агитматериаллары урнаштыру хезмәте тәкъдим итә

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Intertat (Интертат) республика электрон газетасы редакциясе 2024 елның 10 августыннан 7 сентябрьгә (00.00 сәгатькә) кадәр VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау алдыннан агитация материалларын урнаштыру буенча хезмәтләр күрсәтә.

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2020 елның 17 гыйнварында бирелде. Таныклыкның номеры – ЭЛ № ФС 77 - 77652. Мәгълүмат урнаштыру Татарстан Республикасы Сайлау кодексының 21-ЗТР номерлы 60нчы маддәсенең 6нчы өлеше (2007 елның 7 маенда теркәлгән) нигезендә башкарылачак.

Агитация материалларын челтәрле басмада (вакытлы электрон басмада) урнаштыруга бәяләр түбәндәгечә:

1. Интервью, репортаж «Үзәк тасмада» 10 000 билгегә кадәр, 5-6 фото, бер гиперссылка, 3 тәүлеккә урнаштыру – 100 000 сум, журналист эше белән – 120 000 сум.

2. Төп сәхифәдәге баннерлар: 1180x150 макс., сайтның өске өлешендә озын итеп кую, ротация 1:3, бер атна өчен бәя – 51 000 сум, бер ай өчен – 174 000 сум. «Яңалыклар тасмасы» өстендә баннер (1180x150 макс): ротация 1:3, бер атнага бәясе – 48 000 сум, айга – 164 000 сум. Эчке сәхифәләрдәге баннерлар: сайтның «шапкасы»нда (1180x150 макс.) сузу, ротация 1:3, бер атна өчен бәя – 58 000 сум, бер ай өчен – 198 000 сум. Мәкалә исеме өстендә баннер (1180x150 макс.): ротация 1:3, бер атнага бәясе – 55 000 сум, ай өчен – 188 000 сум. Баннер (240x400 макс.): мәкаләнең уң ягындагы уң баганада, ротация 1:3, атнага бәясе – 38 000 сум, айга – 130 000 сум. Баннер (1180x150 макс): мәкалә астында, ротация 1:3, бер атнага бәясе – 46 000 сум, айга – 158 000 сум.

Килешү «Татмедиа» АҖ — «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы филиалы урнашкан урында түбәндәге адрес буенча төзеләчәк: 420066, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2 йорт, телефон номеры: 8 (843) 222-09-98 (өстәмә — 1340), Электрон почта advert@tatar-inform.ru. «Интертат» электрон газетасының баш редакторы – Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.

Тулырак мәгълүмат өчен: https://intertat.tatar/page/vybory2024

Читайте на 123ru.net