60 яшьтә кияүгә чыккан София Дәүләтшина: «Очрашкан көнне үк Зөфәр «миңа чыгасыңмы?» диде»

Үзенең сәхифәсендә авыл тормышын яктыртып баручы блогер София Дәүләтшинаның тормышында зур вакыйга булды – ул 60 яшендә кияүгә чыкты. Тормыш иптәше – Татарстанның Минзәлә авылыннан Зөфәр абый. Икенче яшьлек язында яңадан гаилә кору куркытмаганмы? Әниләренең әлеге адымын балалары ничек кабул иткән? Блогер «Интертат»ка шул хакта тәфсилләп сөйләде.

«Бездә яшәүче һәр кешенең сөйләме матур»

Сез София апа буласызмы, Сафия апамы? Сезгә кем дип дәшсәм дөресрәк була?

(Рәхәтләнеп көлә.) Исемем София булса да, авыл җирендә алай дип торучы юк инде. Барысы өчен дә Сафия апа мин.

Рәхмәт, мин дә Сафия апа дип сөйләшермен алайса сезнең белән. Сафия апа, сезне үзебез дә күптән түгел генә карап бара башладык. Шуңа күрә иң беренче безне дә, укучыларыбызны да үзегез белән таныштырып китсәгез иде. Сез кайсы яклардан? Сәхифәгездә нинди темаларны яктыртасыз?

Мин үзем Оренбург өлкәсенең Матвеевка районы Иске Котлымбәт авылында яшим. Котлымбәт – минем туган авылым. Һөнәрем буенча ветеринар, гомерем буе мал табибы булып эшләп, лаеклы ялга чыктым.

Блогерлык эшенә килгәндә, мин Инстаграмны 2020 елларда үзем өчен видеолар төшереп кенә алып бара башлаган идем. Халык кызыксына, киңәшләшә, малчылык буенча бик күп сораулар яза башлады. Кешеләргә кирәк икәнлегемне аңлап, ныклабрак тотындым әлеге эшкә. Кош-корт тәрбияләү, малчылык буенча киңәшләр бирәм, бакчачылык буенча да язам. Ашарга пешермичә дә тормыйбыз бит инде – үзем пешергән төрле тәм-томнарны да күрсәтәм. Сторисларымда төп шул авыл тормышын чагылдырам инде. Бүгенге көндә 22 меңнән артык подписчигым бар. Алар барысы да бик активлар, директыма сорауларны яудырып кына торалар.

Сез татарча бик матур сөйләшәсез.

«Оренбург ягында яшәсәгез дә, татарчагыз шундый матур, чиста. Хәтта бездә дә шул дәрәҗәдә матур итеп сөйләшмиләр», – дип язалар миңа Казан якларыннан. Авылыбыз – татар авылы. Барыбыз да саф татарча сөйләшәбез. Биредә яшәүче бөтен кешенең дә сөйләме шулай матур. Авылыбыз кырыеннан гына Оренбург – Казан трассасы уза. 11 еллык мәктәбебез, медпункт, мәдәният йортыбыз, почта, авыл советы, китапханә, кибетләребез бар. Кызганыч, бөтен җирдәге кебек үк авылда калырга теләүче яшьләр генә аз. Үсеп килүче авыл балалары да татарчалы-русчалы сөйләшәләр. Фәннәр рус телендә укытыла торган мәктәптә укысалар да, безнең балалар, үскәндә, гел татарча гына сөйләшәләр иде әле.

«Беренче очрашкан көнне үк Зөфәр: «Син миңа чыгасыңмы?» – диде»

Сафия апа, күптән түгел генә тормышыгызда мөһим вакыйга булды. Сезне чын күңелдән никах туегыз белән тәбрик итәбез. Никахыгыз гомерлек булсын. Тормыш иптәшегез белән кайда, кайчан таныштыгыз?

Мин 2021 елның август аенда 28 ел гомер иткән тормыш иптәшем авырып китте дә, 2 ай эчендә мәрхүм булды. Аның белән 3 бала тәрбияләп үстердек, бик матур яшәдек. Аның китүен бик авыр кичердем. Кайгыдан сәхифәмне ташладым, ел ярым Инстаграмга бөтенләй кермәдем. Кеше янына чыга, беркем белән сөйләшә алмас хәлгә килдем. Сөйләшә башласам, тамагыма төер утыра да, елый башлый идем. Лаеклы ялга чыккач та эшемнән китмәгән идем әле. Кеше арасында йөрү авыр булу сәбәпле, эшне дә ташларга туры килде.

Күпмедер вакыттан соң «ВКонтакте» челтәрендәге ялгызлар төркемендә үземә юаныч таптым. Ул төркемдә минем кебек ялгыз хатын-кызлар һәм ир-атлар утыра. Күбесе Татарстаннан. Ул төркемдә Оренбургтан мин берүзем идем. Шундагы кешеләр белән аралашып, хәлләр белешеп яши башладык. Миңа да азмы-күпме хәл керде, озак вакытта соң беренче тапкыр елмаясым, кеше белән сөйләшәсем килү теләге барлыкка килде. Мин генә ялгыз түгел бу дөньяда, минем кебекләр күп икәнлекне аңладым. Яшисем килә башлады.

Булачак ирем Зөфәр белән дә шул ялгызлар төркемендә таныштык.

Кем кемгә башлап язды?

Башта мин яздым. Аның да миңа дәшәсе килеп йөргән, ләкин язарга кыймыйчарак торган. «Нәрсә дип башлыйм икән сүзне, нәрсә дип языйм» икән дип уйлап йөрдем», – ди. Миңа каршы ул тавышлы смс белән җавап бирде. Шулай аралаша башладык.

Зөфәр абый сезне кайсы ягы белән җәлеп итте?

Сөйләшүе белән күңелемне яулады (көлә). Аның тавышы бик мөлаем, акыллы итеп фикер йөртә, сабыр гына итеп сөйләшә.

Фото: © София Дәүләтшинаның шәхси архивыннан

Сез күптән таныштыгызмы соң, Сафия апа?

Март аенда аралаша башладык, апрельдә очраштык. Бакчачы Рәмзия Казанда блогерлар очрашуы уздырды. Зөфәр Казанга барасымны белә иде. Очрашуның икенче көнендә кызлар: «Сафия, кайтып китмә инде, берәр кафеда утырып алыйк», – диделәр. Мин бу хакта Зөфәргә дә әйттем. «Килә алсаң, кил», – дидем. Аның эштән кайткан вакыты иде. Зөфәр зур йөк машинасы йөртә, ерак юлларга йөри. Ул озак уйлап тормады, безнең янга кафега килде. Икенче көнне мине өйгә кайтарып куйды. Сөйләшеп кайта-кайта, 8-9 сәгатьлек юлның озынлыгы сизелмәде дә. Мине кайтарып куйгач, икенче көнне ул тагын юлга чыгып китте. Ләкин шуннан соң аралашуыбызны туктатмадык инде.

Зөфәр абый үзе кайсы яклардан?

Зөфәр – Минзәлә ягыннан, Татарстан егете. Әле әйтергә онытып торам. Ул миңа Казанда беренче очрашкан көнне үк: «Син миңа чыгасыңмы?» – диде. «Чыгам», – дидем. «Никах укытабызмы соң?» – диде. Мин ризалык бирдем (көлә).

Рейстан соң Зөфәр туры миңа кайтты. 22 июнь көнне авылым мәчетенә барып, никах укыттык.

«Вакытлар узгач, балалар минем бу адымымны аңларлар»

Әлеге җаваплы адымга барыр алдыннан уйландыгызмы? Борчылу хисе булдымы?

Уйландым. Ялгышасы килми бит, аеруча, безнең яшьтә. Мин Зөфәргә: «Минем сиңа ышанасым килә, без ялгышмабызмы?» – дидем. «Юк, ялгышмыйбыз», – диде.

Никах укытугызны балаларыгыз ничек кабул итте, Сафия апа?

«Әни, син хәзер ялгыз булмыйсың.Синең күзләрең көлеп тора яныңда Зөфәр абый булгач», – дип, уртанчы улым бик сөенде. Олысы белән кечкенәсе, дөресен әйтәм инде, кияүгә чыгуымны бик үк теләмәделәр. Ләкин, вакытлар узгач, минем бу адымымны аңларлар, кабул итәрләр, дип уйлыйбыз.

Балаларым барысы да гаиләләре белән читтә яшиләр. Ике улым Оренбургта, берсе Октябрьскида тора. Авыл җирендә яшәгәч, булышырга да кирәк. Минем янга күбрәк, эшен җайлап, кечкенә улым кайтып йөри торган иде. Моңа кадәр төп авырлык аңа төште.

Зөфәр абый күптәннән ялгызмы инде, Сафия апа?

Зөфәр хатыны белән моннан 5 ел элек аерылышкан, хатыны башка кешедә кияүдә. Аның да кызы белән улы бар. Алар инде зурлар, аерым яшиләр.

Зөфәр абыйның балалары сезнең никахлашуга ничек карады?

Аныкылар аңлап кабул итте, алар бик шат. Туганнары белән дә шалтыратышып торабыз. Дөрес, әле алар белән күрешмәдек. Никахка чакырырбыз дигән идек тә, ара ерак булу сәбәпле килә алмадылар. Алар барысы да диярлек өлкән яшьтәге кешеләр инде. Эшләрне бетереп, кош-кортларны эш иткәч, Аллаһы боерса, көзгә таба барысын да җыеп кунак итәрбез дип торабыз. Никахыбызда иң якын туганнарым – 2 сеңлем булды һәм тормыш иптәше белән уртанчы улым кайтты. Шулай кечкенә генә табын җыеп алдык.

Фото: © София Дәүләтшинаның шәхси архивыннан

Зөфәр абый сезнең йортта торырга каршы булмадымы? «Шулай-шулай эшләячәкбез» дип, нинди дә булса шартлар куешмадыгызмы кавышыр алдыннан?

Зөфәр каршы булмады, «ярар, синдә торырбыз» диде. Юк, бер шарт та куешмадык (көлә). Иң мөһиме: бер-беребезне аңлап, үпкәләшмичә, матур итеп, тату итеп яшик, дип кенә сөйләштек.

Ир-ат килеп кергәч, хуҗалык та ямьләнеп киткәндер.

Аллаһка шөкер, эшләрем бермә-бер җиңеләйде. Кош-кортлар тотабыз, бакчабыз, теплицабыз бар. Барысын да бергәләп эшлибез. Әле кичә җиләккә барып кайттык.

Әлегә Зөфәр отпускыда. Хәзер алай айлар буена китмәм инде, 15 көн эшләп, 15 көн ял итә торган эшкә күчәрмен, дип ниятләп тора. Гаиләсе булмаганда вакытын, күбрәк, эш белән уздырган инде.

«Подписчикларым, кунакка чакырып, хатлар язалар»

Сафия апа, сез – Оренбург ягыннан, Зөфәр абый – Минзәләдән. Бер-берегез өчен ят булган кызык сүзләр табасызмы? Ят ризыклар да пешереп сыйлыйсыздыр әле Зөфәр абыйны, бәлки?

Әле бүген Зөфәр белән көлешеп тордык. Безнең сөйләшебез нык охшаш икән Минзәлә ягы сөйләме белән. Шуңа да бер-беребезне күптән белгән кебек яшәп киттек.

Шунысын да әйтәсем килә: без никахлашкач, подпичикларымнан да ныграк сөенүчеләр булмагандыр. Бик күп котлау хатлары килде. «Син лаек идең яңында иптәш булуга. Ялгызыңа гына бик кыен. Күпме карлар көри торган идең кыш көне», – дип язалар. «Никадәр кош-кортны ничекләр асрый икән, дип уйлый идек. Инде хәзер яныңда иптәшең булуга без бик шат», – диләр.

Мин алдап-йолдап сөйли торган блогер түгел. Подписчикларымнан яшерен-батырын әйберләрем юк. Барысын да ничек бар – шулай күрсәтергә тырышам. Үземә дә алар белән аралашу яшәргә дәрт бирә.

Барысы да үзләре язылган кешеләр булгангамы икән, хейтерларым да юк минем. Баштарак бер хатын-кыз гына бер карасаң – әйбәт, икенче карасаң, кирегә язып утыра иде, хәзер ул да туктады.

Минзәлә ягыннан да карап баручыларым бар икән. «Зөфәр – безнең як егете бит ул», – дип язалар. Минзәләгә кайканда кунакка керегез, дипләр язалар. Барысына да изге теләкләре өчен зур рәхмәт!

Зөфәр абый сезнең блогерлык эшчәнлегенә ничек карый?

Ул каршы түгел. Хәзер аны үзен дә төшерәм, сторисларга урнаштырам.

Рәхмәт, Сафия апа! Тигез, озын гомерләр теләп калабыз сезгә!

Фото: © София Дәүләтшинаның шәхси архивыннан

Читайте на 123ru.net