«Дуслары янына чыкмакчы иде». Биектаудагы күлдә баткан кешене 6 м тирәнлектән тапканнар

Биектау районындагы күлдә батып үлгән ир-ат мәетен ярдан 60 метр ераклыкта 6 метр тирәнлектә тапканнар. Бу турыда «Татарстан 24» каналы хәбәр итте.

Фаҗига Зур Көек авылында 10 июльдә була. 41 яшьлек ир-ат тыю турында билгеләргә карамыйча, күлгә керә һәм каршы ярдагы дуслары янына чыкмакчы була. 200 метр чамасы йөзгәч, аның хәле китә һәм бата, диелә хәбәрдә.

Читайте на 123ru.net