Күршеләрнең кондиционеры йокларга комачауласа, нишләргә?

Татарстан Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин социаль челтәрләрдә туры трансляциядә төрле сорауларга җавап бирде. Ул күршеләрнең кондиционеры йокларга комачаулаган очракка киңәшләр әйтте. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Еш кына күршеләрнең кондиционерының дренаж көпшәсе астагы катта яшәүчеләрнең тәрәзә төбенә төшә, һәм су тавышы йокларга комачаулый.

Торак инспекциясенә күршеләр низагы турында мөрәҗәгатьләр килә. Күп фатирлы йортта милекчеләр фатиры мәйданында гына хуҗа, калган урыннар – гомуми милек, шул исәптән бина фасады да. Анда бөтен эшләрне гомуми җыелыш карары белән генә башкарып була. Җыелыш кондиционер куюны раслаган булырга да мөмкин, мәсьәлә һәр очракта аерым хәл ителергә дә мөмкин. Моны ачыкларга кирәк.

«Дренаж көпшәсеннән аккан су йокларга комачаулый, – дип яза бер хатын-кыз. Тәрәзә төбе – фатир хуҗасы милке. Әгәр мәсьәлә күршеләр арасында матур гына хәл ителмәсә, судка барырга туры килә. Сез гаҗәпләнерсез, тик «нигә кеше бакчасындагы черек алма минем якка төшә» дигән сорау да судта хәл ителә. Очрак гомуми йорт милкенә караса, идарәче компания уянырга тиеш. Бу булмаса, безгә – Торак инспекциясенә – мөрәҗәгать итеп була. Инспекция хезмәткәрләре кисәтү чыгара. Идарәче компания берни эшләмәсә, аны административ җаваплылыкка тарталар», – ди Тыгин.

Читайте на 123ru.net