Июльдә пенсиянең тупланма өлешен түләү кагыйдәләре үзгәрде –тупланма өлешне ничек алырга?

Июльдә пенсиянең тупланма өлешен түләү кагыйдәләре үзгәрде –тупланма өлешне ничек алырга?

Пенсия буенча актуаль сорауларга Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин җавап биргән.

Агымдагы елның 1 июленнән пенсиянең тупланма өлешен түләү кагыйдәләре үзгәрде. Хәзер инде өлешләп түгел, ә бөтен тупланган сумманы берьюлы алу мөмкинлеге тупланмаларның суммасыннан гына түгел, ә пенсионерның яшәү минимумы күләменнән дә тора. Бер тапкыр бирелә торган түләүгә кем дәгъва итә ала соң?

Исегезгә төшерәбез, пенсиянең тупланма өлешен формалаштыру системасы – ул картлык буенча гадәти иминият пенсиясенә өстәмә булырга тиеш иде. Бу система илдә 2002 елдан 2014 елга кадәр эшләде. Эш белән тәэмин итүчеләр хезмәткәрләрнең хезмәт хакының 22 процентын Россия Пенсия фондына (хәзерге Социаль фондка) күчерделәр, һәм аннары алар 2 өлешкә бүленделәр: 16 проценты иминият взносы буларак исәпләнде, 6 процент – тупланма акча кебек.

2014 елда пенсиянең тупланма өлешен формалаштыру туктатылды (2022 елда мораторий 2025 ел ахырына кадәр бу эшне озайтты) һәм эш бирүчеләрнең барлык кертемнәре иминият пенсиясен формалаштыруга юнәлдерелде.

Әмма эш бирүчеләр 2002-2014 елларда санап киткән акчалар россиялеләрнең индивидуаль пенсия счетларында калган. Аларны ничек алырга мөмкин? Бу һәм башка сорауларга безгә Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин җавап бирде.

Эдуард Яфасович, кемнең, гомумән, пенсия тупланмалары бар?

1967 елда һәм соңрак туган, 2002-2013 елларда рәсми рәвештә эшләгән һәм «ак» хезмәт хакы алган гражданнарда. 1953-1966 елгы ир-атлар һәм 1957-1966 елгы хатын-кызлар арасында, алар шулай ук 2002 елдан 2004 елга кадәр рәсми рәвештә эшләгәннәр һәм эш бирүчеләр алар өчен взнослар түләгәннәр. Шулай ук ана капиталы акчаларын тупланма пенсия формалаштыруга юнәлткән аналарда һәм пенсия тупланмаларын дәүләт тарафыннан финанслау программасында катнашучыларда.

Пенсия тупланмаларының күләмен ничек белергә?

Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси шәхси счетның торышы турында белешмәгә заказ бирергә яки шәхсән үзегезгә социаль фондка ягъни күпфункцияле үзәкнең клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Әгәр дә счетта акча бар икән, аны ничек алырга?

Пенсия тупланмалары акчалары түбәндәге шартлар булганда билгеләнә һәм түләнә: ир-атлар өчен 60 яшькә һәм хатын-кызлар өчен 55 яшькә җитү, 15 елдан да ким булмаган хезмәт стажы һәм индивидуаль пенсия коэффициенты (ИПК) 28,2 булу. Тупланмаларны алу өчен, акчалар анда тупланган булса, социаль фондның төбәк бүлегенә, дәүләтнеке булмаган пенсия фондына яки дәүләт хезмәтләре Порталы аша гариза бирергә кирәк.

Акча ничек түләнә? Бөтен яки өлешме?

Пенсия тупланмаларын түләүнең берничә варианты бар. Бу – бөтен сумманы бер тапкыр түләү, вакытлыча пенсия түләү, аның дәвамлылыгын гражданнар үзе билгели, ләкин ул 10 елдан да ким була алмый. Һәм, ниһаять, гомерлеккә билгеләнә торган һәм ай саен билгеле бер исәпләнгән күләмдә түләнә торган түләү.

Бу түләүләр турында тулырак сөйләгезче.

2024 елның 1 июленә кадәр бер тапкыр бирелә торган түләүне тупланма пенсияләренең (иминият һәм тупланма) гомуми күләменең 5 проценттан артмаган кешеләр алу мөмкинлегенә ия булды. Аны кеше түләүнең көтелгән чорында, ягъни пенсия билгеләнгәннән соң һәм гомеренең ахырына кадәр алачак. Быел бу чорның озынлыгы 264 ай тәшкил итә.

Гади генә итеп әйткәндә, акчалары аз булган кешеләр генә берьюлы ала алыр идеме? 1 июльдән нәрсә үзгәрде?

Түләү вариантын билгеләү өчен критерий буларак пенсионерның яшәү минимумы кулланыла башлады, ул бүгенге көндә 13 290 сум тәшкил итә. Әгәр тупланма пенсия күләме айлык түләү күләмендә булса, бу сумма 10 проценттан да кимрәк булса, барлык акчалар берьюлы түләнәчәк. Тупланма пенсия яшәү минимумының 10 процентын яки аннан да күбрәкне тәшкил итсә, ай саен түләү билгеләнәчәк. Моны конкрет мисалда ассызыклыйк. Әйтик, гражданның шәхси счетында 100 мең сум пенсия тупланмасы бар. Бу сумманы түләүнең көтелгән чорына – 264 айга бүлеп, аена 390 сум алабыз. Бу сумма пенсионерның яшәү минимумының 10 проценттан да кимрәк – 1329 сум, шуңа күрә гражданның гаризасы буенча барлык акчаны берьюлы түләргә мөмкин. Ә менә айлык тупланма пенсия 1329 сум булса, ә тупланмаларның гомуми күләме 350 856 сум һәм аннан да күбрәк икән, кеше тупланма пенсияне бер тапкыр ала алмый. Бу очракта ай саен иминият пенсиясе белән бергә алачак. Бу – яңа тәртипнең уңайлылыгы. Һәр конкрет очракта катлаулы исәп-хисап ясарга кирәкми, пенсия тупланмаларын күрсәтелгән 350 856 сум белән чагыштыру һәм сезгә нинди түләү тәртибе билгеләнәчәген аңлау җитә.

Хәбәрдар булуыбызча, кеше үлсә, аның варислары пенсияне тулысынча ала бит?

Әйе, пенсия тупланмаларының хокукый варисы булып гражданның исән чагында бирелгән пенсия тупланмалары акчаларын бүлү турындагы гаризада күрсәтелгән затлар тора. Әгәр дә мондый документ булмаса, закон буенча туганнары хокук варисы булып санала. Беренче чиратта бу – балалар, ир белән хатын, ата-аналар, шулай ук абыйлар, апалар һәм оныклар. Алар социаль фондка туганлыкны раслаучы документлар белән мөмкин булган тупланмалар турында мәгълүмат сорап мөрәҗәгать итә алалар. Закон нигезендә, пенсия тупланмаларын түләү өчен иминиятләштерелгән кешенең үлеменнән соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать итү хокукына ия алар. Түләүне билгеләү өчен гариза дәүләт хезмәтләре порталында, социаль фондта бирелә ала.

Ә туганнар пенсиягә хокукларын ярты елдан соң гына белеп алсалар?

Ярты елдан артык вакыт узса, хокукны суд тәртибендә кире кайтарырга тырышырга мөмкин. Бу тәртип, хәрби бурычларны үтәгәндә һәлак булган иминиятләштерелгән затларның хокукый варисларыннан тыш, барысы өчен дә гамәлдә. Ә хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булучыларның варислары өчен пенсия тупланмаларын түләү өчен мөрәҗәгать итү вакыты чикләнмәгән.

Кемнеңдер пенсиясенең тупланма өлеше дәүләтнеке булмаган пенсия фондларында саклана. Бер фондтан икенчесенә акча югалтмыйча күчеп буламы?

Пенсия тупланган һәркемдә иминиятче сайлау хокукы бар. Әмма бер фондтан икенчесенә күчкәндә, шуны истә тотарга кирәк: инвестиция керемен югалтмыйча, моны 5 елга бер тапкырдан да ешрак эшләп булмый. Югыйсә, эшләп тапкан процентлар (инвестиция кереме) фондта калачак. Шуңа күрә, башка иминиятчегә күчәргә карар иткәнче, гариза бирү датасын исәпкә алу хәерле. Мәсәлән, әгәр башка НПФга (яки идарәче компаниягә) гариза 2023 елда бирелгән булса, инвестиция керемен югалтмыйча пенсия тупланмалары 2028 елның беренче кварталында гына башка фондка күчереләчәк.

«Республика Татарстан» газетасы сайтыннан Юлай Низаев тәрҗемә итте.

Читайте на 123ru.net