Җәйге мәдәни хәбәрләр: Камал театр бинасы, «татарская нечисть», дресс-код һәм башкалар

Җәйге мәдәни хәбәрләр: Камал театр бинасы, «татарская нечисть», дресс-код һәм башкалар

Мәдәни күзәтчебез Рузилә Мөхәммәтова биредә кайбер җәйге мәдәни вакыйгаларны туплады. Әлеге язма барлык мәдәни тормышны яктыртуны максат итеп куймый. Автор үзе өчен кызыклы булган яки бераз аптыраткан мәдәни вакыйгаларны туплады.

Җәй көне гадәттә мәдәни дөньяның активлыгы бераз кими төшә иде. Бу, әлбәттә, театрларның һәм, гомумән, мәдәният учреждениеләрдә сезон ябылу белән дә бәйле. Әмма быел Казан театрларсыз калмады – әйтик, Камал һәм Тинчурин театрлары чиратлашып җәй буе эшлиләр: Тинчуриннар ял иткәндә Камаллар эшләде – иң тамашачы йөри торган спектакльләрен күрсәтте. 29 июльдән Тинчурин театры спектакльләрен күрсәтә башлый.

Ирада Аюпова күптән фараз дәрәҗәсендә йөргән Камал театры бинасы темасына ачыклык кертте

Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова «Төбәк белән идарә итү үзәге»нең (ЦУР РТ) туры эфирында Камал театрының яңа бинасына бәйле сорауларга ачыклык кертте.

Ирада Әюпова: «Безнең театрларның дәрәҗәсе бик көчле. Уйларга этәрә торган күп төрле спектакльләр бар, шул исәптән, Камал театры репертуарында да. «Тормышмы бу?» (Гаяз Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров куйды. авт.) – бик көчле спектакль, «Болганчык еллар. Мөһәҗирләр» (Мәхмүт Галәү романнары буенча Фәрит Бикчәнтәев куйды. Спектакль быел «Алтын битлек»кә ия булды. авт)... Ниндидер уңайсызлыклардан качарга ярамый. Үз бәхетеңне монда һәм хәзер төзергә өйрәнү турында бик әһәмиятле тема күтәрелә. Җиңелчә спектакльләр дә бар, мәсәлән, «Ситса туй» (Илгиз Зәйниев пьесасы буенча Айдар Җаббаров куйды. авт.) зур популярлык казанды. «Көл» (Япон авторы Коко Митани әсәре буенча Айдар Җаббаров куйды. – авт.) кебек прогрессив спектакльләр бар. Бу спектакль – автор белән цензор диалогы.

Безнең багажыбыз начар түгел. Барлыкка килүче яңа пространствоны тутыру өчен максималь дәрәҗәдә активлык сорала. Бу үзенчәлекле арт-молл була, безнең сәүдә комплекслары бар бит – шулар кебек. Гаять зур пространствода мәдәният тармагының күп төрле тәкъдимнәре булачак. Анда «Апуш» та, «Калеб» тә, «Yummy Music» та була. Алар барысы да просторанствоны тутыруга үз өлешен кертәчәк.

Милли китапханә нәрсә белән тәүлегенә 8000 кешене китерә ала? Консолидация аркасында. Ул – коллаборатив мәйданчык. Безнең мәдәният стратегиясе биш «К»га нигезләнгән: креативлык, коммуникацияләр, кооперация, компетенция, капитализация. Камал театрының яңа пространствосы үсешенә дә шушы 5 принцип салына. Беренче чиратта, бу – креатив тирәлек. Икенчедән, бу, һичшиксез, коммуникатив мәйданчыклар – балалар мәйданчыклары, намаз бүлмәләре... Максималь уңайлылык белән бөтен максатчан аудиториягә шартлар тудырылачак. Ресторан, кафелар... Тәүлек әйләнәсе шунда йөри аласың. Мастер-класслар... Ул зур тартма кебек – тутырасы да тутырасы...»

Камал театрының хәзерге бинасында Музыкаль театр булуы мөмкинлеген Владимир Машковтан ишеттек

Камал театрының Татарстан урамында урнашкан хәзерге бинасы турында рәсми мәгълүмат юк. Әмма Россия театр әһелләре берлеге рәисе, «Современник» театры директоры, киноактер Владимир Машков белән Казанда – Милли китапханәдә узган очрашуда ул кайбер фаразларның нигезле булуын раслады.

Владимир Машков: «Сезнең 4 мәйданчыклы театрыгыз булачак. Бу – зур шатлык та, җаваплылык та. Чөнки аларда нәрсә дә булса булырга тиеш. Ә инде хәзерге сәхнәгә килгәндә, аны тәртипкә китерергә кирәк. Анда җилләтү системасы, башкасы... сез үз бинагызны үзегез дә беләсез бит инде. Ул, гомумән, музыкаль театр итеп уйланылган кебек. Анда оркестр чокыры да бар. Бу – аның драмтеатрдан аермасы. Безгә, декорацияләрне куйгач, артка китеп басарга туры килде. Ә драма театры сәхнә алдында бит ул. Аермасы бармы? Оркестр чокыры – ул музыкаль театрлар өчен. Сез Россиянең күп милләтле театрлары үзәге була аласыз. Сезне зур киләчәк көтә. Театрны яратыгыз!»

Менә вәт яңалык: Юрий Ларионов Камал, Кариев һәм «Әкият» театрларының «Алтын битлек» алуын ишетмәгән

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры урынбасары Юрий Ларионов Татарстан театрларының 6 «Алтын битлек» алуы турында ишетмәгән.

«Театрның 3 «маска» алуларын хәзер генә ишеттем. Колакларыма ышанмыйм. Чын күңелдән бу җиңү белән котлыйм. Бу – гаҗәеп күренеш»», – диде ул «Алтын битлек» тантанасыннан соң нәкъ 1 атна үткәч, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының юбилей тантанасында. «Алтын битлек» тапшыру тантанасы 24 июньдә булды. «Әкият» курчак тетары юбилеен 1 июльдә уздырды.

Димәк, театр дөньясында эшләүче кеше республиканың шундый мәдәни казанышы турында ишетмәгән. Монда бит Елизавета Лихачеваның футболкасы яки Ольга Бузованың арт саны турында сүз бармый (Бу хакта соңрак – «десерт яңалыкта». авт.) – театр кешесе аларны ишетми һәм белми калырга мөмкин. Ә коллегаларның уңышын... Монысы – беренчедән. Икенчедән, шуны ишетмәвеңне сәхнәдән әйтүне ничек аңларга? Бу – протест түгелдер бит инде.

  • Театр дигәннән, сүз уңаеннан, быел Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры быел «Үзгәреш җиле» фестивален үткәрми, һәрхәлдә, әзерлек бармый. Акча бирелмәгәндер инде, күрәсең.

«Тау битендә Сабантуй»: хайваннар адәм баласын дөрес бәйрәм итергә өйрәтә

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов 60 яшьлек юбилеена спектакль чыгарды – «Тау битендә Сабантуй».

Спектакль турында театр мәгълүматы: Сабан туеның төп символы – баш батырга бирелә торган тәкә мәйдан уртасында онытылып калган. Баш батыр Дамирның да хәлләре шәптән түгел: ул хайваннар корган тозакка төшкән. «Тау битендә Сабантуй»да менә шундый гаҗәп тә, хикмәтле дә хәлләр булып ята. Күпчелек әсәрләрдәге кебек, коткарса, мәхәббәт кенә коткара ала. Әмма Дамирның сөйгәне Ләйсән ярдәмгә килергә ашкынып тормый. Һәм егет моңа үзе гаепле бугай... Кешеләр аңламаганны табигать кайвакыт үз теле белән әйтеп бирә. Бу хикәяттә барысы да уен, ләкин барысы да чын... Кариев театры сәхнәсендә – зур Сабан туе: 43 артист, спектакль өчен махсус оешкан фольклор ансамбле, онытылып барган халык җырлары һәм башка күчтәнәчләр. Сабантуйга бүгенге күзлектән карап, аның асылына кайтырга чакырабыз.

Спектакльнең пьесасын, Ренат Әюпов идеясе буенча, Илфак Хафизов һәм Ренат Абянов язган. Рәссам – Юлия Кораблева. Композитор – Эльмира Галимова. Хореограф – Артур Шәйдуллин.

Рәссам Юлия Кораблева быел Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесының театр-декорация бүлеген тәмамлады. Кариев театрындагы шушы эше белән ул диплом яклады. Аның эшенә «тирәнрәк казырга кирәк» дигән тәнкыйть булды булуын. Әмма, миңа калса, спектакльнең иң зур уңышы костюмнарда иде булса кирәк.

Спектакльдә Ләйсән исемле персонаж кешеләр Сабантуен тәнкыйтьли һәм кешеләрдән качкан йорт хайваннары белән Сабантуй үткәрә. Кешеләр Сабантуе белән хайваннар Сабантуеның аермасы спектакльдә ачык тоемланмый, җырларның халыкчан булуын һәм азактан гаҗәеп матур «Кыз куу» уенын кертелүен билгеләп үтсәк кенә.

Миңа әлеге спектакль буенча былтыргы Казан Сабантуен тәнкыйтьләгән фольклор белгече Фәнзилә Җәүһәрова һәм әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинованың фикере/рецензиясе кызыклы. Чөнки алар прологын Айдар Җаббаров белән Рүзәл Мөхәммәтшин эшләгән Сабан туен тәнкыйть утында тотканнар иде.

Фәрит Бикчәнтәев Ренат Әюповтан милли театрлар өчен әсәр табу серләре белән уртаклашуын үтенде

Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюповның юбилей премьерасына Камал театрының баш режиссеры һәм Татарстан театр әһелләре берлеге Фәрит Бикчәнтәев та килгән иде. Спектакльдән ул сәхнәгә чыгып, чәчәкле матур түбәтәй киеп юбилярны котлады. Чыгышы алдыннан: «Бу түбәтәй сиңа түгел, Ренат, миңа. Чөнки мин Сабантуйга белеп килдем», – дип тамашачының алкышларын кабул итте.

Фәрит Бикчәнтәев: «Мин Ренат Әюповны күптән беләм. Мәскәүдә бер чорда укыдык. Татар театрының кыйбласы күптән билгеле. Аның кыйбласы – татар халкына, татар тамашачысына хезмәт итү. Аллага шөкер, соңгы елларда татар театрлары күбәя, алар төрле-төрле, һәм һәрберсе үз юлын эзли. Алар барысы да бүген монда. Театрлар барысы да эзләнә, мөгаен, без шуның белән исәндер дә, без яшибез! Чөнки без – тырыш, эзләнүчән халык.

Ренат ничә еллар эшләп, аның театры бер театрга да охшамаган. Аның театры аерым, үзенчәлекле. Ул каян гына ул әсәрләрне эзләп табадыр – аптырап калам. Кайвакытта мин: «Нинди әсәр чыгаралар?» – дип сорыйм, әллә нинди авторларын әйтәләр. Кайдан табасың син, Ренат, бу әсәрләрне? Зинһар өчен, уртаклаш безнең белән! Чөнки милли театрлар өчен әсәр эзләү – ул бик авыр нәрсә. Аны монда утырган коллегалар белә. Әмма дә ләкин син – үзенчәлекле шәхес. Син үз юлың белән барасың, синең тетарга үз карашың бар. Синең ысулларың үзенчәлекле.

Минем сиңа теләгем – сине аңлый торган акыллы тамашачылар һәм сиңа ышана торган артистлар булсын».

Казанда кино төшерәләр: «Сергий атакай татар шайтаннары белән көрәшә» дип язалар

Казанда Мәскәүләр кино төшерә башлаган. «Сергий против нечисти. Зов предков» фэнтези фильмының яңа сезоны төшерелә башлады, дип хәбәр итә «KION» онлайн-кинотеатры.

Фильмның мин татарчага тәрҗемә иткән аннотациясе түбәндәгечә: Полиция капитаны Катя Земцова әти-әниләре югалуының җеп очын таба. Баксаң, монда җен-пәриләр катнашкан икән, һәм аларның эзләре Татарстанга китерә. Кадерле кешеләрен табарга Катя белән Сергий Казанга юнәлә. Аларга анда Сергийның «яхшы версиясе» белән танышырга, җен-пәриләр, шайтаннар белән алышырга, үткәндәге сорауларга җавап табарга һәм бер-берсенә тагын бер шанс бирергә туры киләчәк.

«KION» үзе «сразиться с нечистью» дип язса, Кино-театр.ру сайты «сразиться с татарской нечистью» дип төгәллек кертә.

Бу өлешен тәрҗемә итеп тормыйча гына бирәм: «В Казани герои встречают местного охотника за нечистью – красавца Баяна. Катя неожиданно начинает испытывать к нему симпатию. Несмотря на зарождающийся любовный треугольник, Катя, Сергий и Баян будут сообща сражаться с Соловьем-разбойником, Уряком, Су-анасы и приспешником Шайтана – Козловидным. А главной их целью станет лесной дух Шурале, который сам невольно оказывается во власти темных сил».

Генераль продюсер Игорь Мишин сүзләренә караганда, студиягә киноның төрле жанрларын гына түгел, Россиянең географик төрлелеген дә күрсәтү мөһим.

Бу сериал 2022 елдан башланып, 3 сезон узса да, ишеткәнем юк иде. Интернетта актарынып, төп геройның отставкадагы Сергий атакай булуын белдем. Салгалап йөри, җен-пәриләр белән көрәшеп акча эшли,дип язылган.

Баш рольләрдә: Роман Маякин, Лукерья Ильяшенко, Дмитрий Куличков, Ирина Розанова, Аскар Ильясов, Роза Хайруллина һәм башкалар. Производство: «KION» онлайн-кинотеатры һәм «LOOKFILM» студиясе.

Ат белән шәфкатьсез эш иткән фильм һәм Актаныш Сабантуенда егылып үлгән ат турында

Быел гына экраннарга чыккан «Мой любимой чемпион» фильмын ат белән аяусыз эш итүдә гаеплиләр. Фильм прокатка 25 июньдә чыкты. Хәйрия фонды җитәкчесе Елена Овсиенконы ат барьер аша сикергәндә муены белән килеп төшүе борчыган. Әлеге күренеш өчен атның арткы аякларын махсус бәйләгәннәр, ди. Атның муены сынып, аны чалган булулары мөмкин, дип язалар.

Фильм Ат спорты федерациясе белән берлектә төшерелгән. Режиссер – Александр Данилов.

Ат спорты федерациясе сайтында гаепләүләргә каршы җавап урнаштырылган. Җаваптан кайбер юллар: «Мой любимой чемпион» фильмын төшерүче команда әлеге эпизодны Федерация белән килештермәде, шунысын да искәртәбез – хезмәттәшлек кысаларында андый килештерүләр каралмаган да иде. Фильмны берничә ел дәвамында профессиональ команда төшерде. Ат егылуга бәйле каскадер трюгы өчен даими тренинглар үткәрелүче әзерлекле ат җәлеп ителде. Күренеш профессиональ каскадерлар күзәтүе астында башкарылды. Ат хәзерге вакытта үз карьерасын дәвам итә. Әлеге атның фильмографиясендә дистәләгән фильм бар».

Хәзерге вакытта «Кинопоиск»та фильмның рейтингы зур түгел.

  • Бу яңалыкны укыгач, Актаныш Сабантуенда егылып үлгән ат искә төште.

Чаллы режиссеры Ренат Кәримов-Сайга Татарстанда тулы метражлы «Авантюрист» фильмын төшерә

Фильмның режиссеры Ренат Ильяс улы Кәримов 1982 елда Чаллыда туган. Кама политехника институтының автомеханика факультетын тәмамлаган. 2016 елда режиссер, сценарист һәм оператор һөнәре буенча Казанда 5 айлык «Точка кино» («Вкусно – и точка» бренды белән бутамагыз. – авт.) киномәктәбен тәмамлаган. 2018 елда «Liberty» студиясендә актерлык курслары буенча укып чыккан.

Татар тамашачысы Ренатны Гаяз Исхакый әсәре буенча эшләнгән «Остазбикә» кыска метражлы фильмы аша искә төшерә ала. Фильм «Татаркино»ның матди ярдәме белән төшерелгән иде. Кастингына да баруымны хәтерлим.

Ренат Кәримов Татарстан Кинематографистлар берлегендә түгел. Берлек рәисе Илдар Ягъфәров бу фильм турында артыгын белми, дөресрәге, каяндыр укыган гына. Ул «мин могҗизага ышанам» дию белән чикләнде.

«Авантюрист» фильмының сценариен Андрей Румянцев язган. Ул – 2009 елгы «Каникулы строгого режима» фильмының сценарий авторы. Фильмда Виктор Михайлов, Сергей Бесхлебнов һәм Нәфисә Хәйруллина төшә. «Миллиард татар» журналисты Айсылу Хафизова фильмның аз бюджетлы булмавын яза. Режиссер федераль дәрәҗәдәге фильм төшерә.

Әлмәт матбугаты фильмның Әлмәттә төшереләчәген язган иде. Айсылу Хафизова язуынча, фильмның кайбер кадрлары Питрәч районында төшерелгән.

  • Моңарчы Чаллы режиссерларының «Күкәйле гөл» дип аталган фильм гына төшергәне бар иде.

«Алтын мөнбәр» турында кайбер хәбәрләр: мөселман киносы исеме юк, татарча фильмнар бар

Казан халыкара мөселман киносы фестивале «Алтын мөнбәр» исеменә кайтты, ягъни, «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале дип атала, ә менә «мөселман киносы» исемен югалтты, ой, төшереп калдырды.

Кинофестивальгә 47 илдән 814 гариза килгән. Программа «Тулы метражлы нәфис фильм», «Кыска метражлы нәфис фильм», «Документаль фильм», «Анимацион фильм» һәм «Милли конкурс» номинацияләрен үз эченә ала. Ягъни, төп конкурста 4 номинация һәм анда үтмәгәннәрнең иң яхшылары «Милли конкурс»ка берләшә.

Татарстаннан 2 фильм төп конкурска үткән. Болар – Салават Юзеевның «Гашыйклар тавы» һәм Рәдиф Кашаповның «Моң. Аңлатма». Шулай ук, «Учим татарский с Ак бүре» анимацион сериалы да кергән. Аны Мәскәү татарлары автономиясе һәм фильмнар төшерү белән шөгыльләнеүче «Мирас» оешмасы эшләгән.

Милли конкурска «Телсез күке» фильмы да кергән. Режиссеры – Рауф Кубаев диелгән. Сүз Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» пьесасы белән төшерелгән фильм турында бара булса кирәк.

  • «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең башкарма директоры ачыклык керткәнчә, «Гашыйклар тавы» һәм «Телсез күке» фильмнарының премьерасы кинофестивальдә булачак.
  • Болар икесе дә – федераль финансларга төшерелгән ярыйсы гына зур бюджетлы фильмнар. Димәк, сыйфатына ташламаларсыз карый алабыз.

Десертка – Бузованың арт саны, дресс-код темасы һәм директор футболкасы

1 июнь – Балаларны халыкара яклау көнендә – Ольга Бузова Уфада узган фестивальдә ачык киемнән чыгыш ясаганнан соң, Дәүләт Думасы депутаты Ирина Филатова РФ мәдәният министрына артистларның киемнәренә таләпләр, ягъни, дресс-код кертергә тәкъдим иткән мөрәҗәгать белән чыккан иде.

Гаделлек өчен искәртәм – Ольга Бузова балалар өчен куелган концертта җырламады. Әлеге фестиваль шул көнгә туры килгән.

Июнь аенда «Бузованың арт саны» темасы гомумән шактый куерып алды. Шәхсән мин үзем шул темага кагылышлы «Таяну ноктасы» тапшыруында да катнаштым. Италиядә яшәүче татар артисты Рафис Хөснетдинов, хокук белгече һәм автор-башкаручы Анна Попова, педагоглар Инсаф Абдулла, Алия Исрафилова, Илсөяр Шиһаповалар белән бергә шушы тема буенча фикер алышып алган идек. Катнашучыларның күпчелеге, шул исәптән, фикерләре видеога яздырылган җырчылар да нигездә дресс-код кирәклеген хуплады.

Депутат фикерен Россия Мәдәният министрлыгы да хуплаган булып чыкты. Министрлык регионнарга башкаручыларның киемнәренә игътибар итәргә киңәш иткән рекомендацияләр юллаган. «Кайбер «медийный» шәхесләрнең киң аудиториягә адресланган иҗади эшчәнлегенә мөнәсәбәтле борчылуыгызны аңлыйбыз. Сезнең позициягез белән килешәбез – тамашачы алдына чыгу өчен сайланган кием теләсә кайсы мәдәни чараның имиджын формалаштыруга үз өлешен кертә», – диелгән матбугат киңлегендә таралган Министрлыкның депутатка җавабында. Министрлык регионнарга массакүләм чараларда артистларның тышкы киемнәренә игътибар итәргә киңәш иткән, аеруча дәүләти һәм муниципаль чараларда яшь чикләре билгеләнмичә үткәрелә торганнарында.

Шунысы кызык: шул ук көннәрдә Пушкин музее директоры Елизавета Лихачева, инглиз телендә провокацион сүзләр язылган футболка киеп, «Кафе Пушкинъ»ның 25 еллыгына килгән иде. Татарча тәрҗемәсе «Миңа секс кирәкми. Дөнья сәнгате мине көн саен фәлән итә» диебрәк яңгырый. Бу темага шау-шу башлангач, Елизавета ханым бу футболканы дуслары бүләк итүен, иртән бу футболканы кигән килеш төрле хуҗалык эшләрен хәл итеп йөрүе, эшләре беткәч алыштырырга онытуы турында әйтте.

Әлеге футболкалы фотоны моңарчы күрмәгән булсагыз, интернет киңлегеннән бик җиңел таба аласыз.

Читайте на 123ru.net