«Миссис Казан» булган Айгөл Бариева: «Хейтерларсыз булмады»

«Миссис Казан» булган  Айгөл Бариева: «Хейтерларсыз булмады»

Татарстанның халык артисты Айгөл Бариева «Миссис Татарстан» бәйгесендә катнашып, «Миссис Казан» номинациясендә җиңү яулаган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр итә.

– Хейтерларсыз булмады. Ләкин мин кыйммәтле вакытымны хейтерларга әрәм итәсем килми.

Һәркемгә ярдәмегез, теләкләрегез, минем өчен борчылуыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Дөресен әйтим, сездән башка мин җиңә алмас идем! Сез миңа бик нык этәргеч ясадыгыз һәм көч бирәсез. Гаиләмә, күп кенә оештыру мәсьәләләрендә ярдәм иткән кызым Айлинәгә рәхмәтемне җиткерәсем килә. Бөтен туганнарыма, дусларыма, якыннарыма, танышларыма һәм таныш булмаганнарга рәхмәт белдерәм. Сезнең мәхәббәтегез һәм гаять җылы ярдәмегез миңа көч бирде.

«Миссис Казан» конкурсында катнашуыма бик шатмын. Монда катнашып, минем күңелем яктылык, мәхәббәт, яхшылык, позитив белән баеды, Әлхәмдүлилләһ.

Әлеге искиткеч проектны оештыручыларга, конкурсның «әнисе» Изольда Сахаровага һәм аның командасына рәхмәт белдерәм. Һәрбер хатын-кызга гүзәллек мәктәбен үтү, бәһасез дәресләр алу һәм Аллаһы Тәгалә тарафыннан салынган иң гүзәл нәрсәләрне барлау мөмкинлеге булсын иде. Бу конкурс алга таба да үсеш кичерсен.

Ә барлык катнашучыларны чын күңелдән котлыйм, без туганлашып беттек диярлек. Сез минем өчен барыгыз да – җиңүче хатын-кызлар. Арттырып әйтмим: мин сезнең һәрберегезгә сокландым. Тормыш юлындагы хатын-кыз дигән исемегезне горур гына алып барыгыз алга таба да. Безнең бик күңелле, ихлас, яхшы состав җыелды. Һәрберегезне сагынам!

Конкурста чыгышымны Линарга багышладым. Нәкъ менә ул 20 ел элек минем мондый конкурста катнашуның инициаторы иде бит. Бүген дә ул минем катнашуымны хуплар иде, иманым камил! Кичә ул минем янымда иде – мин моны сиздем, – дип язган җырчы.

«Чын матурлык тантанасы булган бу! Матурлыкның шәрәлектә булмавын исбатлаган зур җиңү! Уңышлар сезгә!», «Шушындый мәртәбәле конкурста яулыклы мөслимәнең җиңеп чыгуы хәзерге вакытта аеруча игътибарга лаек!», «Сөбханаллаһ, матурлар», «Гадел җиңү, чиста җиңү», «Сез – бик чибәр, булган, сәләтле йолдызыбыз», – дип котлап язганнар.

Читайте на 123ru.net