Римма Никитина туфлиен сәхнәдә ни өчен гел атып бәрүен сөйләгән

Римма Никитина туфлиен сәхнәдә ни өчен гел атып бәрүен сөйләгән

Блогер Олеся Лесная җырчыларга төрле кызыклы сораулар бирергә ярата. Бу юлы аның «Әйе, юк» сәхифәсе кунагы – җырчы Римма Никитина.

Римма, музыкаль белемең бармы?

Юк.

Вадим Захаров белән ачуланышкан идегез, дуслаштыгызмы?

Ачуланышмадык. Аны син матур чыгармагансың. (Бер видеода Вадим Захаров Римма Никитинага бөтенләй җырламаска кушуын әйткән булган – ред.)

Ул сине җырлый белми дип әйтте. Син аның белән килешәсеңме?

Килешмим, әлбәттә.

Миллион сум гонорар бирсәләр, 18+ видеода төшәр идеңме?

Юк, тәрбиям башка төрлерәк.

Үз тавышың башыңа капмадымы әле?

Юк, сезгә кабасы алда.

«Казань-Арена» җыя аласыңмы?

«Казань-Арена»ны әйтә алмыйм, ләкин «Татнефть-Арена»га өмет бар. Максатым бар.

Нигә гел туфли атып бәрәсең, кеше үлсә?

Башка төшкән очрак бер генә булды. Ул минем фишкага әверелде бит инде, аны халык көтә.

Сиңа хыянәт иткәннәре бармы?

Бар.

Ә син?

Юк.

Эчке кием бүләк иткәннәре бармы?

Бар.

Кыйммәтлеме?

5-6 меңлектер инде.

Чиркәүгә йөрисеңме?

Чиркәүгә келәүгә йөрим. Мәчеткә дә кереп чыкканым бар.

Чит ил кешесенә кияүгә чыгар идеңме?

Нормаль кеше булса, нигә чыкмаска.

Күченеп китәсең?

Проблемасыз.

Лазермы, кырынгычмы?

Лазер.

Читайте на 123ru.net