Татарстанда шушы көннәрдә танылган аю Буадан башка районга да китәргә мөмкин

Татарстанда шушы көннәрдә танылган аю Буадан башка районга да китәргә мөмкин

Буа районындагы урманда йөргән аю видеокамерага эләккән. Әлеге видео бөтен төркемнәрдә таралды, һәм бу аю тиз арада танылып китте. Урман хуҗасы Буа районының Яшевка авылы янындагы агачлыкта йөргән.

Биологик ресурслар буенча Татарстан Дәүләт комитетының Буа районара бүлеге башлыгы Игорь Иванов белдергәнчә, аю җирле түгел, ә күчмә. Шуңа күрә, соңрак, ул юлын дәвам итәчәк. Бу вакытта, ягъни азык күп булганда, алар агрессивлык күрсәтми.

Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты аю белән очрашканда үзеңне ничек тотарга кирәклеген искәртә:

  • Ерткычлар белән очрашканда паникага бирелмәскә, аның күзләренә карамаска тырышырга (ул моны сезнең яктан агрессия дип кабул итә) һәм акрын гына китәргә.
  • Йөгерергә һәм ерткычка арка белән борылырга ярамый. Хайван якынайган очракта, аны каты тавышлар белән куып җибәрергә тырышырга.
  • Палатка, ау йорты яннарында, пикник урынында азык калдыкларын калдырмаска. Лагерьларны ачык урыннарга урнаштырыгыз. Белгечләр искә төшергәнчә, аюлар умарталарга килергә ярата.
  • Аю балалары сөйкемле булып күренсәләр дә, алар янына беркайчан да якын килмәскә. Аларны ашатырга яки янга чакырырга кирәкми. Алар янында һәрвакыт әниләре була.
  • Читайте на 123ru.net