Елан чаккан Миңнегөл апа: «Җиләккә дип үрелгән идем, янымда симез, кара, озын елан шуыша»

Новосибирскидан Түбән Камага кунакка кайткан Миңнегөл Әхмәтованы кара елан чаккан. Бу хәл Миңнегөл апа Балчыклы авылында янында җиләк җыйганда була.

«Җиләккә дип үрелгән идем, бармагыма нидер тиеп китте кебек тоелды. Каты итеп авырта башлады. Карасам, минем яннан симез, кара, озын елан шуышып китте», – дип искә ала бу хәлне Миңнегөл апа.

Елан чагуга ук аның хәле начарлана, башы әйләнә башлый, кулы шешә. Бәхеткә, туганнары янында була һәм аны шундук хастаханәгә алып китәләр.

Җәен елан чагу очраклары арта, шуңа күрә табиблар иминлек чаралары турында искәртә:

– Елан чаккан җирне чокырга, агуын суырып алырга тырышырга ярамый;

Елан чаккан аяк яки кулны селкетмәгез;

– Табигатьтә иң яхшы саклану чарасы – резин итек кию һәм еланнарны куркыту өчен озын таяк тотып йөрү, дип яза «Татарстан 24» сайты.

Читайте на 123ru.net